Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Подвалдан чыгарга вакыт

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифкать Ганибаев белән мәдәният йортында узган очрашуга күпләр авырлык, ә кайберәүләр зур авырлык белән килде. Тагын да күбрәк кеше килә алмыйча, өйләрендә калды, чөнки фатирларыннан чыгып йөрү алар өчен чиктән тыш кыен эш. Очрашуның төп темасы "Уңайлы мохит" ("Доступная среда") программасын гамәлгә...

Инвалидларның җирле оешмасы физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын кулдан килгәнчә матурлау өчен күп көч куя. Эшләренең гаять әһәмиятле юнәлешләренең берсе - рухи тәрбия. Җәмгыять әгъзалары мөселман, христиан бәйрәмәрен билгеләп үтәләр. Инвалидларның җирле оешмасы рәисе Хаҗәрия Мортазина сүзләре буенча, соңгы вакытларда җәмгыять әгъзалары арасында тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар кимегән. Ел да үткәрелүче традицион чаралардан тыш, алар быел Коръән елына багышланган кичә, БДБ халыклары биюләре һәм җырлары бәйрәмен үткәрергә телиләр. Бәхеткә, күптән түгел җәмгыять аппаратура, инвалидлар коляскалары сатып алуга, костюмнар тегүгә һәм башка максатларга бирелүче грант отты. Ул акчаларның бер өлеше сәләтле яшьләрне, балаларны бүләкләүгә тотылган. Планнарында шулай ук район авылларында башлангыч оешмаларны үстерү дә бар.
Үз чыгышында Хаҗәрия Гата кызы җирле оешманың ишекләре һәрчак ачык булуына басым ясады. Кешеләр биредә аралаша, ниндидер ярдәм таба алалар. Әмма ул ярдәм күбрәк мораль якка кагыла, чөнки җитди матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юк.
Соңгы вакытларда җәмгыять идарәсен аеруча нык борчый башлаган бер проблема бар. Аның офисы дымлы ярым подвал бинада урнашкан. Дымлылык үзен сәламәт кешегә дә сиздерә, ә авырулар турында әйтеп торасы да юк.
Рифкать Ганибаевның чыгышы алдыннан һәм ахырында ике видеоролик күрсәтелде. Беренчесе баскетбол уйнаучы коляскалы инвалидлар республика командасының Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәте турында иде. Рифкать Шаһит улы әйтүе буенча, ул сәяхәт чын-чынлап бер җәфа булган. Коляскалы инвалидлар өчен уңайлы пандуслар, тоткалар, керү урыннары һәм башкалар беркайда да юк диярлек. Ләкин депутат киләчәккә өмет белән карый, чөнки республика зур үзгәрешләр алдында тора - Татарстанда озакламый "Уңайлы мохит" программасы кертелә башлаячак. Шул максаттан федераль һәм республика бюджетларыннан барлыгы 700 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бүген бу программа муниципаль берәмлекләргә җиткерелә. Әлеге факт безнең илдә, ниһаять, инвалидларның тормышы сыйфатына җитди игътибар бирә башлауларын күрсәтә. Хәер, аларныкына гына түгел, җәмәгать урыннары башкалар - өлкән яшьтәге кешеләр, бала арбасы тарткан яшь аналар өчен дә уңайлырак булачак. Сүз уңаеннан, уңайлы мохит төшенчәсенә пандуслар гына түгел, ә башка бик күп параметрлар да керә (барлыгы 120).
Икенче видеоролик инвалид баскетболистларның Казанда үткән халыкара турнирына багышланган иде. Республика башкаласында инвалидларның спорт белән шөгыльләнүе өчен уңайлы шартлар тудырыла. Ул роликны караганда, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ихтыяр көченә сокланмый булмый. Аларның характеры күп кенә физик яктан сәламәт кешеләрнекеннән көчлерәк. Бу ролик яхшы үрнәк күрсәтте һәм сәламәт кешеләргә дә, инвалидларга да уйлану өчен җирлек бирде.
Рифкать Ганибаев, техник реабилитация чарасы буларак, автомобильләр бирү мәсьәләсе тикшерелүе һәм бу идеяне премьер-министр В.Путин яклап чыгуы турында да сөйләп үтте.
Очрашу ахырында шәһәр халкы үзен борчыган сорауларны бирде. Аларның күбесе торак-коммуналь хезмәтләргә һәм аларга түләүгә кагылышлы иде. Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары М.Хәсиятуллин озакка сузмыйча җаваплар әзерләргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев