Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсиягә кадәр 5 ел кала нинди ташламалар булуын аңлаттылар

Мондыйларга, аерым алганда, эшсезлек буенча зуррак күләмдә пособие бирелергә тиеш, киләсе елда аның күләме 12 792 сум тәшкил итәчәк.

Пенсия алды яше – картлык буенча, шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшькә кадәрге биш еллык чор ул. Бу чор пенсиягә чыгу күздә тотылган елдан исәпләнелә. Әйтик, ир-ат 61 яшьтә пенсиягә чыгарга тиеш булса, димәк, ул 56 яшеннән пенсия алды яшенә аяк баса.

Мондый кешеләргә кайбер ташламалар һәм түләүләр каралган. Санкт-Петербург университеты укытучысы Фатыйма Ногайлиева “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, пенсия алды яшенә җитүчеләр мәйданы 6 сутыйдан артмаган җир кишәрлегенә салымнан азат ителә. Шулай ук аларга күчемсез милеккә салым түләргә кирәкми. Шулай ук транспорт салымы буенча төбәк ташламалары да бар.

Аннан килеп, пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләр зуррак күләмдә эшсезлек буенча пособиегә (2022 елда – 12 792 сум) һәм аны озаграк вакыт дәвамында алуга исәп тотарга мөмкин. Шулай ук алар пенсиясенең тупланма өлешен алу хокукына ия. Ногайлиева искә төшереп үткәнчә, бу категориядәге кешеләргә һәр ел саен бушлай диспансеризация узу өчен икешәр көн (хезмәт хакы саклана) бирелергә тиеш.

Шунысы да бар: 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар, керемнәре иң кирәкле тормыш ихтыяҗларына җитмәгән очракта, хәллерәк балаларыннан (үги балаларыннан), элекке ирләре (хатыннары), оныклары, абый-апаларыннан ярдәм алу хокукына ия, дип йомгак ясаган белгеч.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр кайбер сәясәтчеләр пенсияләрне нефть-газ керемнәре хисабына түләү тәкъдимен хуплаган. Алар илнең пенсия системасын тәнкыйтьләп, реформаларның аны яхшырта алмавын, киресенчә, Пенсия фонды нәтиҗәсен киметүен билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев