Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДНны да “йөгәнләргә” була

Баулыда, Гоголь урамындагы 22нче йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында шәһәр халкына яхшы таныш булган проблемалар күтәрелде.

Быел биредә ир-атны - Илдар Фәттаховны йорт өлкәне итеп сайларга карар кылдылар. Аның күп санлы мәсьәләләрне хәл итәргә көче җитәр, дип өметләнәләр. Җыелышка килүчеләр (ә алар күп түгел иде) үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр: "нульле пропискалы" фатирлар, аларда кулланылган суның чынбарлыкта бер дә "нуль" булмавы, капиталь ремонт, ишегалдын җыештыру, гомумйорт счётчиклары урнаштырган өчен түләүләр. Шунысы гаҗәп, кешеләр әле дә аларның федераль акчага урнаштырылачагына өметләнәләр.
- Бездә капремонтны кайчан ахырына җиткерәчәкләр? - дип сорады кемдер (2006 елда биредә түбәне ремонтлаганнар һәм фасадны буяганнар, канализация, җылылык һәм салкын су торбаларын алыштырасы калган).
- Тиздән дип өметләнәбез, чөнки сезнең йорт республика адреслы программасына кертелде инде, - дип җавап бирде ТКХга идарәче компания директоры урынбасары Альбина Хәлиуллина.
Йортның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары чагыштырмача күп түгел: 37 мең сум. Җыелышта рәсми рәвештә беркем дә пропискада тормаган, ләкин берничәшәр квартирант яшәгән берничә фатир искә алынды. Алар аркасында башкаларга ОДН өчен түләү исәпләнелә. Анда яшәүчеләр суны кулланалар, әмма аңа тулысынча түләмиләр. Бердәм исәпләү үзәге директоры Дамир Фәйзуллин су счётчиклары булмаган кайбер намуслы квартирантларның идарәче компаниягә фатирда күпме кеше яшәвен язып китерүләре турында әйтте. Мондый квартирантлар күбрәк булсын өчен, йортта яшәүчеләрнең барысына да, бергәләшеп, активрак эшләү кирәк. Альбина Хәлиуллина кешеләрне су һәм электр күрсәткечләрен бер үк вакытта - гомумйорт счётчиклары күрсәткечләре алынган вакытта тапшырырга чакырды. Практика күрсәткәнчә, бу ысул аеруча файдалы: ОДНның барлык төрләре дә бермә-бер кими.
Полициянең участок вәкаләтлеләре хезмәте начальнигы Алексей Шевелев йорт һәм подъезд өлкәннәре белән бергә фатирларны йөреп чыкты. Өч квартирантны өйдә туры китереп, вакытлы теркәүне рәсмиләштерү һәм ТКХ хезмәтләре өчен намус белән түләп барырга кирәклеге турында кисәтү ясады. Башкача булганда, беркетмәләр төзеләчәк, штрафлар салыначак (1000 сумнан артык). Өстәвенә, торак хуҗасы да штрафка (2000 сумнан артыграк) тартылачак. Әмма квартирантка торак хуҗасын миграция хезмәтенә барып, аны фатирда вакытлы теркәүгә ризалаштыру, асылда, мөмкин эш түгел, чөнки фатир хуҗасы табыш салымы түләргә теләми. Шулай итеп, ябык әйләнә барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев