Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нефтьчеләр династиясеннән Кәрим

Инде язып чыкканыбызча, 5нче мәктәпнең 11Б сыйныфы укучысы Кәрим Фазлыев шәһәр брейн-рингында тамашачылар арасында үткәрелгән уенда җиңүгә ирешкән иде.

Егеткә химик тәҗрибә-ләр турында китапны бүләк иткәч, брейнг-рингны алып баручы Рәмзия Моратова Кәримне берникадәр сәхнәдән җибәрми торды: мәктәпне тәмамлаганнан соң нишләячәге турында сорашты. Кәрим Казан федераль университетына яисә Октябрьский нефть колледжына укырга керергә җыенуы турында әйтте (әтисе, өлкән абыйсы һәм күп кенә ир туганнары кебек, Кәрим үз тормышын нефть белән бәйләргә тели). Аңа җавап итеп Рәмзия Әнәсовна:
- Шулай да мин синең Октябрьскийга баруыңны теләр идем. Ул чагында син Баулыга әйләнеп кайтачаксың, ә безгә синдәй яшьләр бик кирәк, - диде.
"Синдәй" сүзе астында аның "актив һәм спорт белән шөгыльләнүче уку алдынгыларын" күздә тотуы иде, чөнки Кәрим нәкъ менә шундый укучыларның берсе.
Ул шәһәр һәм район олимпиадаларында, фәннәр буенча төрле конкурсларда даими рәвештә призлы урыннарны яулап килә, конференцияләрдә катнаша. Аның өчен
кызыклы булмаган бер генә фән дә, мәктәп программасы да юктыр. Ул менә быел да физика буенча район олимпиадасында беренче урынны, инглиз теленнән икенче урынны яулады, математика буенча "Көнгерә" республика конкурсында призлы урынга лаек булды, информатика буенча "Инфознайка" конкурсында Россиядә иң күп баллар җыйган укучылар арасына керде. Кәрим хәзерге вакытта инглиз теле буенча республика олимпиадасына әзерләнә.
Аның тагын бер казанышы - узган уку елында сәләтле укучыларның "Intel-Династия-Авангард 2011" бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә (Мәскәүдә узган) физика буенча доклад ясау. Сыйныфташлары Эмиль Каюмов һәм Роман Рябинин белән бергә Кәрим өченче дәрәҗә дипломга һәм Америка югары уку йортларына керү өчен бонуслы баллы сертификатка ия булды (ләкин, күргәнебезчә, егет океан артына китәргә җыенмый).
Кәримнең тормышында шулай ук спорт һәм табигать тә зур урынны алып тора. Ул 4 яшеннән алып кул сугышы белән шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң җитди рәвештә тренировкалар узарга тели. Спортта аңа кул сугышы буенча спорт мастерлыгына кандидат, үзеннән ун яшькә өлкән абыйсы Марсель үрнәк булып тора.
Үзе турында сөйләгәндә, язмам герое укытучыларын, тренерларын, әти-әнисе Венера Романовна һәм Илгиз Наилевичне, абыйсын, туганнарын һәм дусларын җылы сүзләр һәм рәхмәт хисләре белән телгә ала. Аларның барысы да аны нәрсәгәдер өйрәткәннәр, һәрьяклап үрнәк күрсәткәннәр.
- Мин кешеләрдә намуслылык, игелеклелек, тормышка сөенә белү кебек сыйфатларны хөрмәт итәм, ә тәкәбберлек, көнләшү яхшыга илтми, - ди ул.
Кәрим исеменең гарәб телендә "олы җанлы", "игелекле", "юмарт" дигәнне аңлатуын һәм исемнәр китабында бу исем
кушылган кешеләрнең актив, максатчан, хезмәт сөючән, кыю булулары турында язылуын ишеткәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Улларына әнә шундый матур исем сайлап, зирәк ата-ана бик дөрес эшләгән диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев