Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль хезмәткәрләр дә кисәтү ала

Илебездә коррупциягә каршы көрәшкә зур игътибар бирелә. Шулай ук муниципаль дәрәҗәдә дә әлеге тискәре күренешкә каршы тору юнәлешендә күп нәрсә эшләнә. Бу хакта безгә район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева сөйләде.

– Альбина Альбертовна, коррупция нәрсә ул?

– Коррупция – хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, шулай ук акча яки милек характерындагы хезмәтләр рәвешендә файда алу максатыннан вазифалардан законсыз файдалану.

Муниципаль хезмәттә коррупция – муниципаль хезмәткәрнең шәхси файда алу максаты белән хезмәт урыныннан явызларча файдалануы.

– Безнең районда коррупциягә каршы тору өчен ниләр эшләнә?

  •  Муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәш тулы бер чаралар комплексыннан гыйбарәт. Мисал өчен, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, хезмәт урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эше оештырылган. Шулай ук җирле үзидарә органнарында норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә. Барлык норматив-хокукый актлар проектлары, бәйсез экспертиза үткәрү өчен, районның рәсми сайтында урнаштырыла. Шулай ук без муниципаль хезмәткәрләр белән законнардагы үзгәрешләр турында коррупциягә каршы тору күзлегеннән чыгып аңлату эшләре алып барабыз. Соңгы очрашуларның берсе Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Кафил Әмиров һәм “Россия офицерлары” гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге президиумы рәисе Шамил Дәүләтгилдиев катнашында узды.

Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары эшли, алар районның рәсми сайтында урнаштырылган. Шулай ук районның кадрлар бүлеге дә актив эшли, ул мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау өчен җавап бирә. Алар 87 муниципаль хезмәткәрнең (барлык муниципаль хезмәткәрләр) керемнәре турында мәгълүматны анализлады. Анализ нәтиҗәләре буенча керемнәр турындагы белешмәләрнең дөреслегенә җиде тикшерү үткәрелде. Шуңа бәйле рәвештә биш муниципаль хезмәткәр кисәтү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Шулай ук кадрлар хезмәте муниципаль хезмәткәрләр дипломнарының чынлыгын тикшерде, хокук бозулар ачыкланмады.

– Сез ничек уйлыйсыз, бу хокук бозулар хезмәткәрләрнең аңлы рәвештә эшләнгән хаталарымы? Гадәттә, нинди хаталар ачыклана?

  • Муниципаль хезмәткәрләр, гадәттә, игътибарсызлык аркасында хата җибәрә, кемдер иренең кыйммәтле кәгазьләреннән килгән керемне яки банк кертемнәреннән алынган табышны, больничныйларны оныта яки күрсәтеп бетерми. Муниципаль хезмәткәрләр күрәләтә ялган мәгълүмат бирергә тиеш түгел, чөнки хезмәткәрләрнең күрәләтә ялган мәгълүмат бирүе ачыкланганда, аңа эштән куылу куркынычы яный.

– Бу процесста җәмәгатьчелек һәм массакүләм матбугат чараларының ролен ничек бәялисез?

– Массакүләм мәгълүмат чаралары – гражданнарны хокукый агартуның тагын бер нәтиҗәле коралы. Районның массакүләм мәгълүмат чаралары үз эшләрендә хокукый агарту, коррупциягә каршы пропаганда, ачыклыкны кулланалар. “Хезмәткә дан” газетасында “Кеше һәм закон”, “Прокуратура хәбәрләре”, “Коррупциягә каршы”, “Үзидарә”, “Каршы элемтә” рубрикалары бар, анда район халкы җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм квалификацияле җавап ала. Агымдагы елда массакүләм мәгълүмат чараларында коррупция темасына 54 материал дөнья күрде. Шул исәптән “Баулы-информ” сайтында һәм Баулы муниципаль районының рәсми сайтында – ун, “Хезмәткә дан” газетасында – 44 материал урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев