Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мохтаҗларга социаль ярдәм биреләчәк

Татарстанда гражданнарның реаль керемнәрен арттыру һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча пилот проект тормышка ашырыла. Әлеге проект Баулы районында да эшли. Социаль ярдәм алып, яңа эш башлаучы, үзмәшгуль буларак теркәлүче баулылар саны көннән-көн арта.

Баулы районы халыкны социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, ярлылык дәрәҗәсен киметү юнәлешендәге мөһим этапларның берсе – яшәү минимумыннан кимрәк керемле гражданнар реестрын эшкәртү. Нәтиҗәдә, мохтаҗлар яки, киресенчә, дәүләт ярдәмен алучы “җитәрлек дәрәҗәдә ярлы булмаган” кешеләр ачыклана. Элегрәк яшәү минимумыннан кимрәк керемле гражданнар реестрында булган гаилә халыкны социаль яклау бүлегенә дәүләт социаль ярдәме өчен (шул исәптән социаль контракт нигезендә) мөрәҗәгать итә алган булса, хәзер исә социаль программа дигәндә конкрет чараларга социаль ярдәм күз алдында тотыла. Мәсәлән, белем алу, эшкә урнашу, үзмәшгульлек рәсмиләштерү һәм керемнәрне арттыруга юнәлтелгән башка чаралар.

Халык белән мәгълүмати-аңлату эшен тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия алып бара, аңа барлык структуралар вәкилләре керә. Комиссия “Шәфкать” үзәгендә эшли.

Халыкны социаль яклау бүлеге мәгълүматына караганда, бүгенге көндә “ярлылар” реестрыннан 39 кеше социаль контрак рәсмиләштергән. Аларның уникесе эшкә урнашкан, унысы үзмәшгуль буларак теркәлгән, бер кеше акчасын өстәмә белем алуга юнәлткән, өч кеше – шәхси ярдәмче хуҗалык ачуга, калганнары – башка чараларга. Шул рәвешле алар гаиләләренең тормыш дәрәҗәсен арттырганнар.

Ләйсән ГАЛИМОВА

реклама 12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев