Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Михаил Мишустин ипотеканың бик кыйммәт булуы турында белдерде

РФ Премьер-министры искәртеп үткәнчә, 2019 елның декабрендә ипотека буенча уртача ставка еллык 9 процент тәшкил иткән.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россиядә ипотекага бәйле вәзгыятькә анализ ясарга һәм аны рефинанслау тәртибен гадиләштерү мөмкинлеге хакында фикер алышырга йөкләмә бирде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мин беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм вице-премьер Марат Хөснуллинның Россия Банкы белән бергәләп әлеге вәзгыятькә анализ ясавын һәм тиешле тәкъдимнәр әзерләвен, шулай ук моңа кадәр югары ставка белән бирелгән ипотека кредитларын рефинанслау тәртибен гадиләштерү мөмкинлеге хакында фикер алышуын сорыйм», - дип белдерде ул Хөкүмәт утырышында.

Мишустин искәртеп үткәнчә, 2019 елның декабрендә ипотека буенча уртача ставка еллык 9 процент тәшкил иткән. «Хәтта керемнәре уртача булган гаиләләргә дә аны түләве кыен. Мондый ставка белән без кешеләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итә алмыйбыз. Ә бу – Президент куйган илкүләм үсеш максаты һәм без шуңа ирешергә тиешбез», - дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/13-02-2020/mihail-mishustin-ipotekany-bik-kyymm-t-buluy-turynda-belderde-5722477

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев