Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май чүлмәге тышыннан билгеле

Новозареченск авыл җирлегендә үткәрелгән җыелышта катнашучылар төрле проблемаларны күтәреп кенә калмыйча, конкрет эшләр өчен рәхмәтләрен дә белдерделәр.

Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Анатолий Платонов авыл кешеләре алдында 2011 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Җирлектәге проблемаларның берсе - ташландык сарайлар һәм биналар. Алар әйләнә-тирәне ямьсезлиләр, өстәвенә янгын куркынычы тудыралар. Бәла-казаны булдырмау өчен, җирлек җитәкчелеге язын ташландык сарайларны юк итү бурычын куя. Анатолий Евгеньевич авылдашларына буш торучы биналарны файдалану мөмкинлекләре турында уйлап карарга киңәш итте. Аларның бит кешеләргә ярап куюы да мөмкин. Мәсәлән, гаилә фермасы, теплица, сәүдә ноктасы, автомобильләр ремонтлау өчен мастерской оештырырга була. Шул рәвешле эшсезлек тә кимер иде (ел башында биредә 66 эшсез исәпләнгән), янәшәдә генә төрле хезмәтләр дә күрсәтелер иде. Андый мисал бар - буш торучы биналарның берсендә "Стройматериалы" кибете эшли башлаган.
Авылны төзекләндерү турында да сүз күп булды. Җирлектәге учреждениеләр үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китергәннәр, ләкин шәхси секторда проблемалар һаман да кала бирә. Һәрбер йорт хуҗасы үз ишегалды, аның чисталыгы өчен үзе җавап бирә. Май чүлмәге тышыннан билгеле диләр. Җирлек башлыгы төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны штрафка тартачаклары турында (хәзер кисәтеп тормыйлар, ә шунда ук штрафка тарталар, аның минималь күләме - 2000 сум) белдерде. Ул урам уртасына чүп чыгарып ташлаган кешене кәгазьләр һәм накладнойлар буенча "исәпләп" чыгарулары турында сөйләп узды.
Новозареченск халкы транспорт хезмәте, юллар сыйфатына, Баулы телевидениесен карау мөмкинлеге булмауга, ике катлы йортларның кайберләрендә коммуникацияләр тузуга зарларын белдерделәр. Район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин күтәрелгән мәсьәләләрне игътибарга алырга вәгъдә итте. Новозареченскида база хуҗалыгы булмавына да карамастан, бистә үсә, федераль, республика программаларында катнашу кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә, дип ассызыклады Миңнефоат Галимуллович.
Бистәдә яшәүчеләр Совет урамындагы 2нче йортта үткәрелгән капиталь ремонт эшләре өчен "Райсервис" ААҖ подрядчы оешмасына рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев