Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәлил музее мөдире: Муса Җәлил никахтан тыш туган балаларына да матди ярдәм күрсәткән

Муса Җәлилнең барлыгы өч баласы булган.

Казандагы Муса Җәлил музее мөдире Нәзирә Фәттахова Муса Җәлилнең никахтан тыш туган балаларына ярдәм итүен әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Муса ул балаларга [никахтан тыш балаларга] булдыра алганча матди ярдәм күрсәткән. Шушы матди ярдәмне раслаучы квитанцияләрне үз күзләрем белән күргәнем бар», — диде музей мөдире.

1956 елда Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. «Шул елны Мусаның 1935, 1936 елда туган балалары әтиләренең фамилиясен ала. Хәтта Ленин премиясе дә дүрткә бүленгән», — ди Нәзирә Фәттахова.

Муса Җәлил һәм аның законлы хатыны Әминә Сәйфуллинаның 1937 елда кызлары Чулпан Җәлилова туа. Шулай ук Муса Җәлилнең 1935 елда туган Альберт исемле улы һәм 1936 елда туган Люция исемле кызы бар. Альберт Җәлилов 1999 елда вафат булган. Кызы Люция хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, дип сөйләде Нәзирә Фәттахова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/12-01-2021/lil-muzee-m-dire-musa-lil-nikahtan-tysh-tugan-balalaryna-da-matdi-yard-m-k-rs-tk-n-5798316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев