Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәлил хәзрәт сабак бирде

Дүшәмбе көнне Баулыда Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды.

Заманыбызның күренекле дин әһеле Җәлил хәзрәтнең сәгать ярымга сузылган вәгазе кешене кеше иткән сыйфатларга багышланды. Акыл, дин, оят һәм изге гамәлләр кешеләрне җир йөзендәге башка тереклек ияләреннән өстен иткән. Шушы сыйфатлар ярдәмендә кеше зур филне дә, бармак башы кадәр генә булган умарта кортын да үзенә хезмәт иттерә.
Әмма акылны тәрбияләргә кирәк, тәрбия булмаганда акыл теләсә нәрсә сөйли. Акылны тәрбияләү чарасы - намаз, диде хәзрәт. Ата-аналар алдында торган иң зур бурыч - баласын хәләл ризык ашатып үстерү һәм намазга өйрәтү. Тәрбия булмаганда кеше башындагы акыл урынын ачу биләргә мөмкин. Тәрбиясез акыл яхшылыкны күрә белми, начарлыкны сөйли. Хәзрәт фикеренчә, нәрсә турында сөйләсәң, шул көч ала. Ул мәдәният йорты залына җыелган барлык мөселманнарны яхшылыкны һәм матурлыкны күбрәк күрергә, булганына шөкерана кылып яшәргә өйрәнергә өндәде.
Бүген тормыш авыр дип уфтанырга яратучылар күбәюен Җәлил хәзрәт кешеләрнең көнкүреш шартлары яхшыру нәтиҗәсендә буш вакытлары күбәюдә күрә. Хәзер утын әзерлисе, мичкә ягасы, су ташыйсы юк. Һөнәре буенча икътисадчы булган хәзрәт кешеләргә бүгенге тормышның, күпме генә аннан зар-лансак та, 20, 30 ел элек булган тормыш белән чагыштырганда күп тапкыр яхшы һәм рәхәт булуын саннар һәм мисаллар белән дәлилләп күрсәтте. Ләкин кешеләр вакытны дөрес файдаланырга өйрәнмәделәр әле. Элек әбиләр "иртәнге намаздан соң өйләгә чаклы" дип сөйләшкән булса, хәзер күп кенә хатын-кызлар эшлисе эшләрен сериаллар арасына планлаштыра. Ачу, исерткечләрдән соң акылны алучы өченче әйбер дип хәзрәт күзгә артык көч бирүне атый. Бусына шул ук сериаллар, компьютер керә.
Җәлил хәзрәтнең чыгышын зал тутырып очрашуга килгән халык игътибар белән тыңлады. Аның гади, тормыштан алынган мисаллар белән баетылган зур вәгазе шундый тирән гыйлемле дин әһелләре белән аралашуга сусаган кешеләр өчен бер йотым су булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев