Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лениногорскида шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булды

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Лениногорскида Буденный урамында шәхси йорт янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Шаһитлар янгын турында кичә кичке тугызда 101 нче янгын сагы номеры буенча хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, гомуми мәйданы 80 кв. метр булган йортның түбәсе януы ачыклана.

Янгын сүндергән вакытта йортта 60 яшьлек ир-атның мәете табыла. Тиздән янгын тулысынча сүндерелә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-05-2021/leninogorskida-sh-hsi-yortta-yangynda-ir-at-lak-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев