Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кран башка кирәк булмаячак

"Вконтакте", http://vk.com/club33383487, социаль челтәрендә безнең газета төркемендә бер хатын-кыз сорау бирде: "Алёнка" балалар бакчасы янәшәсендәге сәүдә йорты төзелеше барышында куркынычсызлыкны тәэмин итүне кем дә булса тикшерәме?

Әлеге ханым, мәктәпкәчә балалар учреждениесенең балалар мәйданчыгыннан ерак түгел генә күтәрткеч кран файдаланылуы балаларның тормышына куркыныч тудыра, дип саный. Аның әйтүенчә, балалар бакчасының коймасы тиешенчә биек түгел.
Балалар бакчасы мөдире Галина Павловскаяның сүзләре буенча, бу төзелеш, чынлап та, билгеле бер кыенлыклар тудырган. Район башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлегендә, төзелеш мәйданчыгы территориясе буенча кран хәрәкәтенең үз нормалары бар, ә кран угы янәшәдәге объектлар өстенә туры килмәслек итеп исәпләнелгән, дип җавап бирделәр. Койма биеклеге бу очракта әһәмиятле түгел. Эш башланыр алдыннан шәхси эшмәкәр төзелеш эшләре алып баруга архитектура бүлеге һәм район башкарма комитетының шәһәр төзелеше бүлеге белән килештерелгән рөхсәт кәгазен биргән. Төзүчеләр белән барлык эшләрнең дә күтәрткеч кранны ял көннәрендә яисә кичке алтыдан соң файдалану турында килешүгә ирешелгән булган. Хәзерге вакытта икенче катның түшәмәләре төзелеше төгәлләнгән, шуңа күрә кран башка файдаланылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев