Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корыч шулай чыныга

Район хәрби комиссариаты җитәкчелеге сүзләренчә, хәрби хезмәтләрен үтүче Баулы егетләре еш кына үз гаскәри частьләре командирларының мактавына лаек була. Якынлашып килүче Бөтенроссия призывник көне алдыннан (ул 15 ноябрь көнне билгеләп үтелә) без сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, шундый егетләрнең берсе - Илдар Ганиев белән таныштырырга булдык.

Элегрәк армиядә хезмәт үтмәү оят саналган. Шинель киеп карамаган егет яхшы карьера ясый алмаган, ул гына да түгел, өйләнмичә дә калырга мөмкин булган. Бүген инде онытылып беткән кебек тоелган кыйммәтләр яңадан торгызыла башлады. Армиядә хезмәт итүне намус эше дип күргән егетләр артканнан-арта. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган Илдар Ганиев якыннарына хәрби хезмәт үтәргә теләвен хәбәр иткәч, әти-әнисе аның бу карарын хуплап каршы ала. Шулай итеп, 2010 елның көзендә ул һава десанты гаскәрләренең Тольятти шәһәрендәге гвардия Кызыл Байрак одренлы Варшава-Берлин III дәрәҗә Суворов орденлы махсус бурычлы өченче аерым бригадасына, ягъни Россия гаскәрләре элитасына эләгә. Физик яктан бик яхшы хәзерлекле һәм дисциплиналы егет командирларның һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулый.
Илдарның еш кына әти-әнисенә шалтыратып үз хәлләре, армия тормышы, уңышлары турында сөйләве аларның борчуларын тарата. Гаскәри частьтән рәхмәт хатлары алу исә әтисе Радик Ризван улы һәм әнисе Миңниса Солтан кызы өчен аеруча шатлыклы хәл була. Гвардия подполковнигы С.Щепин имзалаган шундый хатларның берсендә менә мондый юллар бар:
"Хөрмәтле Радик Ризван улы һәм Миңниса Солтан кызы! Улыгыз Илдарга шундый тәрбия биргәнегез өчен, командалык сезгә рәхмәт белдерә. Сезнең улыгыз - намуслы, дисциплиналы сугышчы, аңа ышанып тапшырылган корал белән югары осталык белән эш итә, бүлекчәнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Үрнәк һәм фидакарь хезмәте ярдәмендә командирлар һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанды. Улыгыз киләчәктә дә хәрби бурычны үтәүдә үрнәк булып калыр, Россиянең спецназы традицияләрен намус белән дәвам итәр дип ышанабыз".
Шушы көннәрдә Илдар өенә әйләнеп кайтты. Һәр яклап чыныгу алган егет үзе белән мактау кәгазьләре һәм бик яхшы характеристикалар алып кайткан (сүз уңаенда, аларның берсендә егетнең кыю рәвештә 13 тапкыр парашют белән сикерүе турында язылган). Хәзер инде, тормышның яңа баскычына күчкәч, аның өчен иң мөһиме - күңеленә яткан эш табу һәм тагын бер белгечлек алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев