Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Контроль бармы соң?

Редакциягә Баулыда яшәүче А.Хәлимовадан түбәндәге эчтәлектәге хәбәр килде:

«Күзәтчелек итүче органнарның төзүчеләргә карата булган таләпләре хәзер бик кырыс дип ишеткән идем. Ләкин алар үзәк базар янында Пионер урамы ягында урнашкан биналарга өстәмә катлар төзүчеләргә кагылмыйлар бугай. Бернинди саклану чарасы да, койма да юк. Ә бит бу - шәһәрдәге кеше иң күп йөри торган урын, аннан балалар да, хастаханәгә баручы авырулар да үтә. Хәзер шуннан ук "теге дөньяга" да китәргә мөмкин, моның өчен югарыда эшләүче гастарбайтерның ялгыш чүкечен я кирпеч кисәген төшереп җибәрүе җитә. Алар бит югарыда бернинди саклау чаралары кулланмыйча эшлиләр. Аларның гомере дә, шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгы да бу биналар хуҗалары өчен кадерле түгелдер, күрәсең».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев