Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көлдән төймә генә төйми

Әлеге язмам тырыш хуҗабикә, кул остасы, рәссам, бакчачы, машина йөртүче, гаилә учагын саклаучы ханым Рәсимә Хөббәтуллинага багышланган. Нинди эшкә генә тотынса да, ул барысын да җиренә җиткереп башкара. Бер кешегә шулхәтле сәләт, эшкә батырлык, тырышлык һәм осталык бирелер икән дип, таң калырлык.

Рәсимә апаның кул эшләре соклангыч, аеруча кешеләргә охшатып ясаган курчаклары шаккатмалы. Аларда кеше йөзендәге барлык мимика чагылыш тапкан.
- Бу хәл күптән булды инде. Мәскәүгә барганда поездда бер ханымның "Кул эшләре" журналын укыганын күреп кызыксындым. Анда курчаклар ясарга өйрәтелгән иде. Төне буена укыдым әлеге журналны, мәкаләнең кайбер өлешләрен язып алдым, нәрсәнедер исемдә калдырдым. Кайткач, иремә охшатып беренче курчакны ясадым. Уңышлы гына килеп чыкты. Шуннан соң бик күп курчак тектем инде, - дип сөйли Рәсимә ханым.
Соңрак ул бу курчакларны туганнарына һәм дусларына бүләк итә башлый. Кешеләргә аеруча йорт иясе итеп ясалган курчаклар ошый икән, аларны йортны саклаучы буларак кабул итәләр, ди.
- Мин барлык кул эшләремне дә бүләк итеп бетерәм. Берәр кешегә кунакка барсак, я курчакны, я берәр рәсемемне алып барам, - дип сөйли Рәсимә апа.
Мисал өчен, үзенең туганнарының көмеш туйларына ул рамга куелган курчаклар бүләк иткән, ә аның рамында "Беренче 25 елы гына авыр" дигән шаян сүзләр язылган булган. Рәсимә ханым белән таныш кешеләр аның сүзгә шаян, ачык күңелле, җитез булуы турында әйтәләр. Ул теләсә нинди бәйрәмдә тамада була ала, элек үзешчән сәнгать смотрларында да актив катнашкан.
Рәсимә ханымның тагын бер яраткан шөгыле - бәйләү. Ул иренә, балаларына, үзенә, башка кешеләргә дә бик теләп бәйли.
- Бәйләү ул - минем иң яраткан шөгылем. Җеп күрү белән мин аңардан нәрсә бәйли алуымны уйлыйм. Әгәр дә ашыгыч эшем булмаса, көне буена бүленмичә бәйли алам, - дип сөйли Рәсимә ханым.
Ул шулай ук элмәк белән ашъяулыклар, бизәкле кофталар, балаларга оекбашлар һәм башкаларны бәйли. Бәйләү осталык һәм түземлек таләп итә торган, бик нәфис эшләнүче эш. Әлеге сыйфатлар Рәсимә ханымга хас. Аның кул эшләре арасында чиккән картиналар да бар. Моннан тыш, ул бик оста тегүче дә әле.
- Беренче күлмәгемне мин дүртенче сыйныфта укыганда тектем. Әнием бик яхшы тегүче иде, кешеләргә заказ буенча текте. Тегү машинасы ул вакытларда бик кыйммәтле әйбер иде, миңа аңа кагылырга ярамады. Ә минем аңарда шулхәтле тегәсем килә иде. Бер көнне әнинең эшкә киткәнен көттем дә, матур тукымасын алып, үземә күлмәк тегәргә булдым. Ничек итеп кисәргә белмәгәч, тукыма өстенә яттым да абыем минем силуэтымны сызып алды. Тегеп бетергәч, күлмәкне киеп, әнине эштән каршы алдым. Әнием ачуланмады, киресенчә, тегә белүемне күреп, машина белән эшләргә ризалык бирде.
Рәсимә ханым күлмәктән башлап пальтоларга хәтле тегә, кирәк икән, аяк киемнәрен дә ремонтлый. Теккән әйберләренә берәр бизәк тә чигеп куя ала.
Бүгенге көндә ул балаларга массажлы корама юрганнар сыра: мозаика принцибы буенча төрле тукыма кисәкләреннән бер бөтен әйбер тегә.
Рәсимә ханымның тагын бер кызыклы шөгыле - "энкаустика". Бу рәсем сәнгатенең бер техникасы, анда рәсемне эретелгән балавыздан ясыйлар. Балавызны үтүк белән эретеп, төрле төсләрне кушып, ул бик кызыклы картиналар иҗат итә.
Аның курчакларына һәм рәсемнәренә рамнарны тормыш иптәше Рәис ясый. Ул да яшьтән үк балта остасы. Өйләренең диварларын Рәис абый ясаган шамаиллар бизәп тора. Моннан тыш, ул бик яхшы итеп рәсем ясый. Ашханәләрендә ул башкарган гаилә портретлары эленеп тора.
- Ул ташчы да, бик яхшы балта остасы да, минем ярдәмчем дә. Йортыбызны үз куллары белән төзеде, - дип сөйли аның турында тормыш иптәше.
Әлбәттә, әлеге пар ихтирамга лаек, аларның тормышлары бөтен, балалары тәрбияле. Бер минут та эшсез тормыйлар алар. Рәис абый гомере буе "Сельхозхимия"дә хезмәт иткән. Рәсимә ханым "Баулынефть"нең куркынычсызлык идарәсеннән лаеклы ялга чыккан. Моннан тыш, аларның ишегалды тулы терлек - сыерлары, бозаулары бар. Җәй көннәрендә исә бакча эшләре дә өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев