Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланган

Вуз гадәти режимда эшен дәвам итә.

КФУ ректоры Илшат Гафуровны федераль үзәкнең көч структуралары хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Гафуров КФУ белән 2010 елдан җитәкчелек итә. Тоткарлау сәбәпләре ачыклана.

КФУның матбугат хезмәте агентлык хәбәрчесенә җавап биргәнчә, вуз гадәти режимда эшен дәвам итә, рәсми белешмә юк.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, Гафуровны тоткарлау Чаллыда «29 комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары «Алик Большой» кушаматлы Адыган Сәләхов һәм «Рузалик» кушаматлы Рүзәл Әсәдуллин катнашындагы эшләр белән бәйле булырга мөмкин. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-12-2021/kfu-rektory-ilshat-gafurov-totkarlangan-5845681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев