Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанның 175нче мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның гаиләләре берәр млн сум алачак

Әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 12 майны матәм көне дип игълан итте.

Казанның 175нче мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның гаиләләре берәр миллион сум акча алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Террорчылыкка каршы республика комиссиясе утырышында шундый карар кабул ителде. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Республика Хөкүмәте Президент йөкләмәсе белән акчаны ияләренә тапшыру буенча карар әзерли», – диде Галимова. Һәлак булучыларның гаиләләренә – 1 миллион, авыр һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алучылар – 400 мең, җиңелчә тән җәрәхәтләре алган кешеләргә 200 мең сум акча тапшырылачак.

Моннан тыш, утырыш нәтиҗәләре буенча республикадагы барлык уку йортлары да тикшереләчәк, иминлек чаралары көчәйтеләчәк. Шулай ук Татарстан территориясендә утлы корал йөртүчеләрнең барысын да күз уңыннан үткәрергә дигән йөкләмә бирелгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 кешене хастаханәгә озатканнар.

Әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 12 майны матәм көне дип игълан итте. Бу көнне Казан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак.

Россия Президенты Владимир Путин да Казан мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-05-2021/kazanny-175nche-m-kt-bend-ge-atyshta-lak-buluchylarny-gail-l-re-ber-r-mln-sum-alachak-5822786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев