Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Караклар язын үрчи...

Районда 27 февраль-11 мартта булган җинаятьләр турында оператив сводка.

Янчыгым, янчыгым...

Полиция сводкасыннан күренгәнчә, шәһәр учреждениеләрендә һәм оешмаларында акча урлау очраклары ешайган. Мәсәлән, 29 февральдә әнә шундый ике җинаять эшләнгән. Беренче очракта Баулы район үзәк хастаханәсенең хуҗалык бүлеге кабинетыннан бер хатын-кызның 4000 сум акча салынган янчыгы юкка чыга. Икенче очракта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре зыян күрә. Билгесез бер кеше аның эш кабинетыннан 350 сумлык янчыгын урлый, анда 300 сум акча була.
Тагын ике урлашу 1 мартта теркәлә. "Буровик" ашханәсе бүлмәләреннән ике эшченең янчыклары югала: аларның берсендә 250, икенчесендә 300 сум акча була.
Караклардан "ЭЭЦ" ЧҖҖ хезмәткәре дә зыян күрә. Җинаятьче аның эш кабинетыннан янчыгын, мобиль телефонын, акчаларын, ике банк картасын урлый, карталар ярдәмендә акчасын үзләштерә. Карак бу хатын-кызга 10 мең сумлык зыян китерә.
Оперативниклар хәзерге вакытта әлеге җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнәләр һәм гражданнарга уяурак булырга, эш бүлмәләрен ачык калдырмаска, акча янчыкларын, телефоннарын сакларга киңәш итәләр.

Автомобильләрегезне саклагыз

Районда автомобильләрдән әйбер урлау очраклары да ешайды. Мәсәлән, полициягә Баулыда яшәүче яшь бер кеше мөрәҗәгать итә. 27 февральдә көпә-көндез аның Октябрь мәйданында куелган ВАЗ-2106 автомашинасыннан магнитола урлыйлар. Ә 1973 елда туган икенче бер кешенең Энгельс урамындагы 54нче йорт янына куелган ВАЗ-21124 автомобиленә кемдер зыян китерә, аның тәрәзәләрен, алгы фараларын вата.
Икенче бер хәбәрдә сүз Пушкин урамындагы 45нче йорт ишегалдына куелган ВАЗ-21074 автомашинасы турында бара. Биредә 6 мартта төнлә машина багыннан 20 литр бензин агызып алалар.
Полициягә шулай ук Баулыда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул, гаражына үтеп кереп, мотоблок, электр рубаногы, электрофреза, кул электроциркуляркасы, пычкы урлаган кешене җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Әлеге җинаять 15 февраль-7 март аралыгында эшләнә.

Законсыз тоташканнар

Баулы эчке эшләр бүлегендә теркәлгән хәбәрләр арасында "Уралтранснефтепродукт" предприятиесенең куркынычсызлык бүлеге белгеченең мөрәҗәгате дә бар. Ул Шәмәй авылыннан көньяк-көнбатышка таба 4-5 километр ераклыкта урнашкан Уфа-Көнбатыш юнәлеше магистраль нефтьүткәргеченең 227,2 километрында билгесез кешеләр 2009 елның 18 октябреннән 2011 елның 4 апреленә кадәр законсыз тоташу җайланмасы урнаштырулары турында хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев