Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәптә 95 яшьлек “әби-таксист” бар

Әлеге видеороликны Әнисә Хаҗипованың оныклары төшергән. Ул быел 95 яшен тутырган. Шулай булса да, әле картлыкка бирешергә теләми. Биш оныгы, тугыз оныкчыгы белән мәш килеп, аларның бәхет-сөенечләренә шатланып гомер кичерә.

– Безнең әби яшьтән үк җитез, уңган һәм шаян булды, – ди оныгы Зөлфирә Тимаева.– Без үскәндә безне дә эшкә өйрәтеп, тәртип кагыйдәләрен аңлатып тәрбия бирүгә зур өлеш кертте. Әле безнең балаларыбызны, ягъни оныкчыкларын кунакка кайтканнарын көтеп ала. Аларның бергә уйнаганнарын карап тору шундый рәхәт. Ул без килүгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, һәрбер кечкенә оныгы белән җаен табып оста итеп, сабыйларча аралаша белә. Яз җиткәч, иҗ беренче бакча җиләкләре, кыяр һәм помидор аңарда пешә. Менә шундый, үзе уңган, үзе шаян безнең безнең яраткан әбиебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев