Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Истәлекләр шигырь булып түгелә

Илебез Бөек җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә без сезгә, традиция буенча аны сугыш кырларында һәм тылда да якынайтучылар турында сөйлибез. Алар арасында, гаилә парлары да бар, мәсәлән, Баулыда яшәүче Миңненаилә һәм Мөнәвир Нургалиевлар шундыйлар.

Наилә Фәттах кызы һәм Мөнәвир Мәүләвишәрип улы - сугышта катнашучыларга тиңләштерелгән Бөек Ватан сугышы ветераннары. Аларның икесенең дә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында намуслы һәм фидакарь хезмәт өчен" юбилей медальләре бар. Алар үсмер чактан ук өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшлиләр, Мөнәвир ага - Әлмәт районында, Наилә апа - Тымытык (хәзерге Азнакай) районында. Алар "Күпьеллык намуслы хезмәт өчен" медальләре, күпсанлы мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Мөнәвир агага тиздән 84 яшь тула, ә Наилә апа ел ахырында 85 яшен тутырачак. Язмыш аларны гомер уртасына якынлашканда кавыштыра. Ул чагында Наилә апаның ике улы була. Менә шул көннән алып, 39 ел буена, алар һәрчак бергә. Йортны, бакчаларын карарга, гомумән, хуҗалыкны алып барырга әлегә көчләре җитәрлек. Алар икесе дә кызыклы вакыйгаларга бай тормыш юлы үткәннәр - аларда, гүя көзгедәгедәй, илебезнең тарихы чагыла.
Мөнәвир Мәүләвишәрип улы Түбән Мактама эшчеләр бистәсендә туып-үскән. Беренче белеме буенча - ветеринар, ә икенчесе буенча - нефтьче. "Татнефтегазоразведка" трестында, "Татнефть" ААҖ бүлекчәләрендә эшләгән чакта ул бөтен Татарстанны диярлек әйләнеп чыга. Геология-эзләнүләр партиясендә, разведкага бораулауда бораулау буенча мастер була, башка җитәкче вазифаларны да били. Хезмәт елларының күбесен ул "Баулынефть" идарәсенә багышлаган. Мөнәвир аганың нефтьче стажы 34 елга якын. Хәзер ул кайчагында сугыш һәм баштан кичелгәннәр турында шигырьләр дә язгалый.
- Үткәннәрне хәтердә яңартканда, еш кына кулга каләм, кәгазь аласы, күңелдәге хатирәләрне шигырь итеп язасы килә, элек язганым юк иде, - ди ул.
Наилә апаның Сарлы авылында активистка-комсомолка чагын хәтерләүчеләр әле дә бардыр, мөгаен. Җырга оста, авыл сәхнәләреннән төшмәгән үзешчән артист инде 10нчы сыйныфта ук комсомолның район комитетында эшли. Ә күп кенә баулылылар аны 2нче мәктәпнең пионервожатые, "Рябинка" балалар бакчасында 25 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче буларак беләләр. Җырга һәм иҗатка мәхәббәте Миңненаилә апаның гомере буе сакланган. Бер генә үзешчән талантлар конкурсы да аның катнашыннан башка узмый. Аның әле дә, яшенә карамастан, матур тавышын миңа да сокланып тыңларга насыйп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев