Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ипотеканы якын көннәрдә 9 процентка кадәр киметелгән ташлама белән алырга мөмкин булачак

9 процентка кадәр төшерелгән ставкалы ташламалы ипотекаларны якын көннәрдә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин белдерде. «Российская газета» шул турыда хәбәр итә.

«Якын көннәрдә ул безнең илнең барлык территорияләрендә һәм төбәкләрендә төзелеш этабында торак сатып алырга теләгән барлык категория гражданнар өчен 9 процент булачак», –  диде ул.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын ел ахырына кадәр озайтырга һәм аның буенча ставканы 12 дән 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз, ташламалы ипотека программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Башта аның буенча ставка 7 процент тәшкил итте, әмма Үзәк банкның төп ставкасының кискен күтәрелүе фонында ул 12 процентка кадәр арттырылды.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев