Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Интернет азбукасы” дигән укыту модуле пенсионерларга мөстәкыйль рәвештә эшләргә ярдәм итәчәк

“Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсы өчен яңа модуль әзерләделәр, ул “Ял һәм сәяхәт итәр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр” дип атала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

       Яңа курс моңа кадәр компьютер белән эшләүнең база күнекмәләрен өйрәнүчеләр өчен дә, белемнәрен тирәнәйтеп, интернет мөмкинлекләреннән тагын да киңрәк файдаланырга теләүче өлкәннәргә дә өстәмә өйрәнү материаллары комплектыннан гыйбарәт.

      Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар интернет аша тимер юл һәм авиабилетлар сатып алуның уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышалар, чит шәһәрдә кунакханәдә урын алу, экскурсиягә язылу, театр яисә концертка билетны интернет аша алырга өйрәнәләр.

      Укыту модуле бу хезмәтләрнең барысын да дөрес эшләргә ярдәм итәчәк.

      Инде берничә ел дәвамында “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды даими рәвештә “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра.

      Курсларда шөгыльләнүчеләр һәм интернеттан файдаланучылар, Азбукаинтернет.рф. интернет порталындагы кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итеп, модульләрнең тематикасын билгелиләр. Дәреслекнең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, өлкән буын вәкилләренә яңа теманы үзләштерүдә ярдәмлекләр – укытучылар өчен булекләп бирелгән рекомендацияләр һәм һәр дәрескә кирәкле күргәзмә әсбаплар да шунда урнаштырылган.

      “Интернет азбукасы” программасы материалларын пенсионерларга компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр бирүчеләр һәр тема буенча аерым курслар итеп тә, өстәмә дәресләр үткәрү өчен материал буларак та файдалана ала.

       Исегезгә төшерәбез, “Интернет азбукасы” укыту пособиесе һәм шул исемдәге интернет-портал “Ростелеком” белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча хезмәттәшлек турында 2014 елда кул куелган килешү кысаларында алып барыла. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларның дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү, компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтеп, аларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү һәм сыйфатын яхшырту.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (8-800-600-0-357)

Баулы Пенсия фонды тел.  8(85569) 5-53-62

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев