Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җинаять артыннан җәза килә

Баулы эчке эшләр бүлегенең 26нчы марттан 2нче апрельгә кадәр чорга оператив сводкасы.

Бер тонна металл "аякланган"
Үткән атнада Васькино-Туйралы авылында яшәүче бер кеше караклардан зыян күргән. Шимбә көнне көпә-көндез аның ишегалдында яткан бер тонна чамасы авырлыктагы металлоломын урлаганнар. Оператив-тикшерү чаралары барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаятьне Баулыда яшәүче гражданнар кылганлыгын ачыклаганнар.
"Колос" кафесында 2500 сумлык "Нокиа" мобиль телефонын да шимбә көнне көндез урлаганнар. Баулыда яшәүче ханымның элемтә чарасы бар стойкасында яткан җирдән юкка чыккан.
Караклар Новозареченск бистәсендә яшәүчегә дә зур зыян салган. Аның Казан-Оренбург трассасыннан ерак булмаган сараеннан 5 яшьлек сыерын һәм 2,5 яшьлек танасын алып чыгып киткәннәр. Терлек хуҗасы күргән зыян 70 мең сум дип бәяләнгән.
Хәмерне законсыз сатканнар
"Алкоголь" операциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре тарафыннан район территориясендә рейд-лар үткәрелә, шулай ук тикшерү өчен сатып алулар оештырыла. Аларның берсе барышында, Исергәп авылындагы "Чишмә" азык-төлек кибетендә алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланган. Әлеге сәүдә ноктасы сатучысы сатып алучыга составында спирт булган ике флакон "Тоник красного перца" дигән сыекчаны сата. Магазинның әлеге продукцияне сатуга хокук бирүче документлары булмый.
Авылдашыннан зыян күргән
Атналык сводкада бер кешенең автотранспортын алып китү турында да хәбәр бар. Иске Чүте авылында яшәүче кеше, 1 апрель төнендә Яңа Баулы авылында булганда, аны кыйнаган һәм автомобиль ачкычларын тартып алып, машинасында билгесез юнәлештә китеп барган авылдашын җәзага тартуларын сорый. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре көче белән ул автомобиль тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев