Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Имтиханны “афәрин!”гә бирделәр

Чәршәмбе көнне М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында Өлкәннәр көне хөрмәтенә үткәрелгән концертны караган баулылылар районыбызның профессиональ һәм үзешчән артистлары чыгышларын югары бәяләделәр.

Өлкәннәр бәйрәменә багышланган кичә бер үк вакытта Казанда башка шәһәрләрдән җыелган якташларыбыз алдында чыгыш ясар алдыннан үзенә күрә бер иҗади имтихан да булды. Моны үз сәламләү сүзендә район башлыгы Альберт Хәбибуллин билгеләп үтте. "Әлеге концерт Баулының үсешенә керткән өлешегез өчен безнең сезгә рәхмәтебез булып ирешсен", - диде ул, өлкән буын кешеләренә мөрәҗәгать итеп.
Чыннан да бу концерт баулылыларга бик матур бүләк булды. Районда сәләтле, иҗатны чын күңелдән яратучы, аңа хезмәт итүче никадәр кеше бар! Ә иң сөенечлесе шул: шәһәр мәдәният йорты артистлары, балалар бию һәм вокаль коллективлары белән беррәттән шундый ук осталык белән һәм ялкынлы итеп үзешчән артистлар - нефтьчеләр, укытучылар, сатучылар һәм башкалар чыгыш ясады. Залның кайнар алкышлары, "афәрин!" дигән сүзләр тамашачыларның үз якташларын югары бәяләвен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев