Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җилне йөгәнләргә исәпли

Өй артындагы бакчасында зур пропельлер әйләнүен күргәч, Татар Кандызындагы Сөләйман очында яшәүчеләр күршеләре Минзаһит Мурзиннарга "вертолёт карарга" йөгергәннәр. Вертолёт дигәннәре алтын куллы күршеләре ясаган җил тегермәне булып чыккан.

Мурзиннарның йорты ерактан ук үзенә игътибарны җәлеп итеп тора. Зәңгәргә буялган өй, кыегыннан алып нигезенә кадәр агачтан кисеп ясалган чәчәкләр, бизәкләр белән матурланган. Тәрәзәләре өстендә оста кеше кулы ясаган пар күгәрченнәр утыра. Безгә каршы чыккан хуҗабикә Гөлсинә апа әйтүенчә, бу бизәкләрне аның кайнатасы Наил ага ясаган булган.
- Минзаһит абыегыз өйдә юк бит әле, эштә ул, - диде Гөлсинә апа. Ләкин шундый кызыклы кеше белән очрашмыйча кайтып китәсебез килмәде, ул эшләгән "Исламгалиевлар" крестьян-фермерлык хуҗалыгына юл тоттык. Производство ихтыяҗы буенча ялдан чакыртып чыгарганнар икән токарь Минзаһит Мурзинны. Җитәкчесеннән рөхсәт алганнан соң, без кабат аның өенә юл тоттык. Без - урау юллар аша, ә Кандыз Кулибины үзе ясаган вездеход машинасы белән туры юлдан гына элдерде.
Кызганыч, без "вертолёт"ны күрә алмадык. Эшләтеп карап, аны ничек камилләштерергә кирәклеген төшенгәннән соң, яңадан яхшырак итеп ясау өчен, оста җил тегермәнен сүткән иде.
- Тегермәннең куәте җитәрлек булмады әлегә, шуңа сүттем,- дип, Минзаһит ага техника телендә нинди детальләрне көчлерәкләргә алыштырырга кирәклеге турында сөйләп китте.
Тегермән ясау теләге аз гына да сүрелмәгән аның, кирәкле барлык детальләрне җыеп бетерү белән бу эшкә яңадан тотынырга исәбе. Ә якын киләчәктә, төгәлрәк итеп әйткәндә, киләсе җәйдә, җил энергиясен бакча сугаруга файдаланырга исәбе. Бакчадагы су коесы янына тагын берне бораулап, су суырту эшенә җилне җигәргә уйлый ул. Бу эшне башкарып чыга аласына ышана, ни дисәң дә инде хәзер аның, бик үк уңышлы булмаса да, эш тәҗрибәсе бар, ә җилнең аларның бакча артында тынып та торганы юк икән.
Бакча артына чыгып, Минзаһит Наилевичның үзе ясаган печән чапкыч, печән җыйгыч агрегатларын, терлек азыгы ташу өчен киң итеп ясалган арбаны карадык.
- Терлек азыгы әзерләү эшен бөтенләй җиңеләйтү өчен, печән өйдергеч кенә ясыйсы калды, - диде ул.
Бер читтә иске УАЗ автомобиле кузовы ята, анысын үзе эшләгән фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе: "Берәр нәрсә ясарга ярар ул сиңа", - дип биргән икән.
Тормыш иптәше Гөлсинә апага да ул эшне җиңеләйтү өчен төрле җайланмалар ясап биргән. Алар арасында йон эрләү машиналары - Гөлсинә апаның горурлыгы. Аларның беренчесен Минзаһит ага элеккеге заманнарда әбиләребез кулланган агач машина үрнәгендә ясаган, әмма тимердән. Ә икенчесе - электр белән эшли торган. Шулай да Гөлсинә апа аяк белән селкетеп эшли торган машинасын күбрәк ярата. Аны ишегалдына алып чыгып утырып йон эрли-эрли бәбкә сакларга да, оныкларга күз-колак булырга да яхшы.
Минзаһит ага һәм Гөлсинә апа белән сөйләшкәнебезне читтән тыйнак кына тыңлап торган кызлары Илүзә дә әңгәмәбезгә кушылырга булды. Шул мизгелдә күңеле тулудан күзләре яшь белән мөлдерәп тулды аның, шулай да теләгәнен әйтергә үзендә көч тапты:
- Безнең әти - изге кеше. Ул бит ике ятим баланы аякка бастырды. Әтиебез вафат булгач, ул ике сабый белән тол калган әнигә өйләнгән. Безне ул үз балалары итеп, кадерләп үстерде. Без аңа мәңге рәхмәтле һәм бурычлы... Әтинең үз улы - безнең энекәшебез Илназга әтидән техникага һәвәслек күчкән. Ул механик һөнәрен сайлады, белем алды. Әтиләрнең нәселләрендә барысы да шундый оста куллы, эшчән һәм мәрхәмәтле кешеләр, - диде Илүзә.
Илүзәнең, көтмәгәндә ачылып китеп, гаиләнең безгә мәгълүм булмаган серләрен ачуы Минзаһит агага карата туган ихтирам хисен тагын да арттырды. Кандызда булганда тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: гадәттә, авылларда кешенең исемен кыскартып сөйләшергә яраталар, ә мәкаләбез героеның документта теркәлгән чын исеме кыскарак - Заһит булып чыкты. Авыл кешеләре аның турында, хөрмәт йөзеннәндер, күрәсең, барысы да Минзаһит абый дип, олылап сөйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев