Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике контурлы казанны гарантия вакытында алыштырырга була

Гражданка С. кулланучы буларак таләбен үтәүдән баш тарткан сатучыга шикаять белән Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына мөрәҗәгать иткән. Ул 2018 елның сентябрендә кибеттән ике контурлы казан сатып алган булган. Ләкин 2019 елның октябрендә анда җитди җитешсезлеккә тап булган.

Товарның кимчелеге гарантия вакытында ачыкланганга күрә, сатып алучы әлеге товарны яңага алыштыруны таләп иткән. Ләкин сатучы товарны алыштырудан баш тарткан, ул товарның техник яктан катлаулы булуын сәбәп иткән һәм сатып алганнан соң 15 көн үткәч, бары гарантия ремонты гына мөмкин булуын әйткән.

Кулланучыга Россия “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законының 18нче маддәсе һәм Россия хөкүмәтенең “Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында”гы 924нче  карары (10.11.2011) аңлатылган.

Чыннан да, ике контурлы казаннар – шактый катлаулы приборлар, автоматикадан тора, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ул техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми. Шуңа күрә кулланучы бу очракта үзенең таләбен куярга хокуклы, шул исәптән товарны гарантия вакытында алыштыруны да.

Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә закончалыкны үтәмәү билгеләре каралган. Кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелгән, һәм аны сатучыга тапшыру буенча рекомендацияләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев