Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике атна вакыт калды

Федераль ташламалар алучыларга 1 октябрьгә кадәр бер карарга килергә кирәк: 2013 елга социаль хезмәтләр җыелмасын (соцпакет) калдырыргамы яисә аннан баш тартып, акча алыргамы.

Баулы районында 3505 федераль ташламачыга социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) рәвешендә дәүләт ярдәме алу хокукы бирелгән.
Әгәр дә кеше федераль ташлама алучы статусын агымдагы 2012 елда алган булса һәм киләсе 2013 елда социаль хезмәтләр җыелмасы урынына акча алырга теләсә, аңа Пенсия фондына гариза язарга кирәк. Тулаем НСУдан да, аның берәр өлешеннән дә баш тартырга була. Әгәр дә кеше 2013 елда НСУдан файдаланырга теләсә, гариза бирергә кирәкми. Федераль ташламачыларның калганнарына исә соцпакет алуның агымдагы тәртибен үзгәртергә теләсәләр генә ПФРга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, кеше хәзер ташламалардан (яисә аларның бер өлешеннән) файдалана, ә киләсе елда алар урынына акча аласы килә ди. Яисә, киресенчә, хәзер ул акча ала, ә 2013 елда ташламалардан файдалануны яңартырга ниятли. Бу очракларда үзеңнең теләгеңне язмача белдерергә кирәк.
Белгечләр безнең районда социаль хезмәтләр алудан баш тар-тучыларның соңыннан моңа үкенүләрен бил-геләп үтәләр, чөнки аларның элек бушлай бирелгән даруларның кыйммәт булуын белмәүләре ачыклана.
Хроник авырулар көчәймәгән вакытта натураль ташламаларны акчага әйләндерү теләге туа. Ә инде сәламәтлек кисәк начараеп, авыру озакка сузылса һәм дәвамлы дәвалану, күп санлы дарулар таләп ителсә, компенсация акчасының җитәрлек булмавы ачыклана. Гаилә бюджеты өчен мондый йөк күтәрә алмастай булуы ихтимал. Шуңа күрә, бер карарга килгәнче, яхшылап уйларга кирәк, чөнки 30 сентябрьдән соң үзгәрешләр кертү мөмкин булмаячак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы ел саен индексацияләнә. 2012 елның 1 апреленнән ул 795,88 сум тәшкил итәчәк, шуларның 613 сумы - даруларга, 94,83 сумы санаторийда дәвалануга юнәлтелә, 88,05 сумы транспорт хезмәтенә дип билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев