Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗаты белән Баулыны данлый

Шәһәрдәшебез Кәшифә Әхмәдиева шигыренә иҗат ителгән "Баулы таулары" җыры төбәгебезнең музыкаль визит карточкаларының берсе. Күп якташларыбызның мобиль телефоннары шушы җыр белән тавыш бирә. Үзәк китапханәдә шагыйрәнең иҗат җимешләре тупланган китапны тәкъдир итү булды.

Кәшифә Әхмәдиеваның нәсел тамырлары Баулыга нигез салучыларга барып тоташа. Шуңадыр, аның шигырьләренең иң зур өлеше Баулыга, аның табигатенә, кешеләренә багышланган. Шигырьләрне укыганда авторның Баулы тауларындагы һәрбер ташны, тау үренә күтәрелүче һәрбер баскычны белүе тоела. Туган җир турында шундый матур һәм ихлас шигырьләрне аның табигате белән сабый чактан ук таныш булып, аның чирәмендә аунап, тауларыннан шуып, чишмәләренең суын эчеп, ә исәя төшкәч, иңнәреңә коянтә асып су ташып үскәндә генә язарга мөмкиндер.
"Ышандыр сөю сүзенә" җыентыгына шагыйрә иҗат иткән әсәрләрнең бер өлеше кергән. Алар арасында Баулыда туып-үсеп, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче һәм чит төбәкләрдә яшәүче якташларына багышланганнары бик күп. Таныш кешеләргә атап язылган шигырьләрне укыганда Кәшифә Әхмәдиеваның кешеләрне "үтәли күрә белүенә" таң каласың.
"Ышандыр сөю сүзенә" җыентыгы - зәвыклы бизәлешле, тышы да, эче дә матур китап. Ул шигърият сөючеләрнең күңелләрендә дә, китап киштәләрендә дә үзенең лаеклы урынын биләячәк. Россия һәм Башкортстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы Зөлфия Сафуанова китапка кереш сүз язган. "Күңел түреннән ургылып чыккан иҗат җимешләренең дөнья күрүе авторның үзе өчен генә түгел, якташлары, шигърият сөючеләр өчен дә сөенечле вакыйга булуына һичшиксез инанам", - дигән ул.
Чыннан да, китапның дөнья күрүе шәһәребез тормышында матур бер вакыйга булды. Үзәк китапханәдә үткән тәкъдир итү кичәсе шагыйрәне хөрмәт иткән, аның иҗатын яраткан кешеләр катнашында бик җылы һәм дустанә мохиттә үтте. Тантана хуҗасын муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, Баулыда эшләп килүче төрле иҗат берләшмәләре, иҗатташ дуслары котлады. Ә Кәшифә Әхмәдиева шигыренә иҗат ителгән җырларны Гөлнара Абдуллина, Саҗидә Әхмәтҗанова, Атлас Галимов һәм башкалар яңгыратты. Котлаулар һәм җырлар, әлбәттә, китапка кергән шигырьләр белән үрелеп барды.
Әлеге иҗади кичәдә республикабызның төрле төбәкләреннән килеп "Каенкай" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр дә катнашты. Алар Баулыда булган саен төрле мәдәни чараларны тамаша кылуларын һәм килгән саен бу төбәкнең талантларга бай булуыннан соклану хисләре арта баруын белдерделәр. Шундый кичәләрне оста оештыра белүче китапханә хезмәткәрләрен мактадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев