Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы яшь инспекторлар командасы билгеләнде

Баулыда 3нче мәктәп базасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" ("Безопасное колесо") юл хәрәкәте яшь инспекторлары район слёты узды.

"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлекчәсе, мәгариф бүлеге һәм "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Баулы филиалы тарафыннан оештырыла. Филиал директоры Р.Игнатьева әйтүенчә, конкурс иң беренче чиратта балаларның юлларда имгәнүен булдырмау, законга хөрмәт тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләре буенча укучыларның белемнәрен ныгыту максатларын күздә тота.
Быел конкурста ундүрт команда - Исергәп, Потап-Томбарлы, Татар Томбарлы, Васькино-Туйралы, Алексеевка, Шалты, Покровский Урыстамак авыллары мәктәпләре һәм шәһәр мәктәпләре катнашты. Һәр командага тугыз-унбер яшьлек икешәр кыз һәм малай кертелде.
Командалар велосипедта фигуралы йөреп күрсәттеләр, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрү очрагында беренче ярдәм күрсәтү буенча имтихан тоттылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, агитбригадалар конкурсын уздылар. Биремнәр авыр булмаса да, һәр этапны хатасыз һәм тиз узу өчен кызларга һәм малайларга нык кына тырышырга туры килде. Мәсәлән, биредә җыелган кыз һәм малайларның барысы да велосипедта йөри белә, әмма барлык киртәләрне бөтенесе дә ялгышсыз уза алмады. Биремнең дөрес үтәлешен Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлекчәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы А.Шәйдуллин күзәтте, бу исә кыз һәм малайларны тагын да ныграк дулкынландырды.
Аварияләр вакытында беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап биргәндә дә балаларга шактый баш ватарга туры килде: мәсәлән, пешкән очракта ничек ярдәм күрсәтергә яки кул яраланганда куртканы ничек салдырырга?
- Минем өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча сораулар кыенрак булды. Велосипедта фигуралы йөрү исә ошады. Ә юлда мин һәрвакытта юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тырышам, - диде 7нче мәктәпнең юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы әгъзасы Г.Мингалимова.
Уңыш конкурска җитди итеп әзерләнүчеләр ягында иде, әлбәттә. Барлык командалар да җиңүгә омтылды, әмма белем, әзерлек ягыннан 6нчы мәктәпнең яшь инспекторлары командасы аерылып торды (җитәкчеләре - Ә.Калимуллина). Алар беренче урынны яулады һәм "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының Яр Чаллыда узачак республика этабында районыбыз данын яклаячак. Икенче урынны - татар гимназиясе командасы (җитәкчеләре Г.Дәүләтшина), өченче урынны 7нче мәктәпнең яшь инспекторлары алды (җитәкчеләре Н.Берникова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев