Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы почта хезмәткәрләре бүләкләнде

"Хезмәткә дан" газетасы редакциясе 2012 елның икенче яртыеллыгына район газетасы абунәчеләренең санын арттыруга ирешкән почта бүлекчәләре начальникларын бүләкләде.

"Хезмәткә дан" газетасы баш мөхәррире Азат Зиннуров Кырымсарайдан Гөлсәрия Ганиуллинага һәм Татар Кандызыннан Гөлчирә Әхмәдиевага, Мортазадан Лилия Усмановага, Поповкадан Светлана Базаровага һәм Алексеевкадан Валентина Корытинага редакциянең рәхмәт хатларын тапшырды.

-Хезмәтегез өчен без сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Без аның авыр икәнлеген беләбез. Ходай сезгә сәламәтлек, түземлелек һәм иминлек бирсен, - диде Азат Зиннуров. Ул 2013 елның беренче яртыеллыгына алдан язылуның инде башлануын һәм берничә айда киеренке эш көтелүен искә төшерде.

Шунысы үзенчәлекле, Кырымсарай почта элемтәсе бүлеге начальнигы Гөлсәрия Ганиуллина рәхмәт хатын һәм бүләкне үзенең туган көнендә кабул итеп алды.

Айгөл Идиятуллина фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X