Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хыялы тормышка ашкан

Баулыда туып-үскән хезмәт һәм тыл ветераны Бибинур Хәмидуллина 26 февральдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Рәссамнар, балалар-ның һәм карт кешеләрнең портретларын ясау кызыклырак, диләр. Балаларның йөзләре самимилекләре һәм табигыйлекләре белән җәлеп итсә, өлкәннәрнеке - тормыш тәҗрибәсе чагылышы белән. Рәсем остасы Бибинур Зәкиевнаның портретын язуга да теләп алыныр иде, чөнки аның йөзеннән зирәклек һәм игелеклелек бөркелә сыман.
Аның барлык хыяллары да тормышка ашкан: үзенең ярын тапкан, акыллы балалар үстергән, матур һәм җыйнак йортта яши, оныкларын күрү бәхетенә ирешкән. Бибинур Зәкиевнага хәтта оныгының баласын күрү дә насыйп булган. 20 ел буе район мәгариф бүлегендә бухгалтер, аннан соң иминият агенты булып эшләп, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган. Аны, элеккечә үк, яраталар һәм хөрмәт итәләр. Хатын-кыз бәхете шушы түгелмени? Ә иң мөһиме, ничә яшьтә булуына, нинди тормыш сынаулары кичерүенә карамастан, ул үзен бәхетле дип саный. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар яшәгән гаиләләрнең аеруча бәхетле булуына игътибар иткәнең бардыр, хөрмәтле укучым. Үзенең сиксән яшен каршылаучы Бибинур апа да якыннарына, танышларына шатлык бүләк итә.
Аның дүрт кызы бар. Алар әниләренең әдәплелек, хезмәт сөючәнлек, түземлелек, кешелеклелек кебек сыйфатларны югары бәяләве турында сөйлиләр. Бибинур Зәкиевнаның үзенә дә нәкъ менә шундый сыйфатлар хас. Балалары һәрвакыт аның чиксез мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшиләр. Күренекле бер хатын-кыз кайчандыр, баланы кечкенә чакта сирәк булса да иркәләргә кирәк, чөнки алда аны нинди тормыш көтәчәген беркем дә белми, дип әйткән. Бәхетле балачак турында хатирәләр кеше күңелен гомере буе җылытып тора. Ания, Сәрия, Фәния, Зөлфия дә әнә шундый хисләрне тоеп яшиләр. Ял көннәрендә иртә таңнан әниләре пешергән тәмле коймакларның һәм пирогларның исен онытырлыкмы соң? Ә урманга күмәкләшеп җиләккә һәм гөмбәгә йөрүләрне, әниләре үстергән күз явын алырдай чәчәкләрне онытып буламы? Бибинур ханым әле дә чәчәк үстерү белән мавыга, өстәвенә кул эшенә дә вакыты табыла.
Аның ире Миңнеәхмәт Зәйдулла улы гомере буе "Баулынефть" идарәсендә оператор булып эшләгән. Ул бер-берсен кадерләп һәм аңлашып яшәүләре, гаилә учагы җылысын саклап кала белгәне өчен Бибинур ханымга бик рәхмәтле. Аларның гаилә коруларына да 53 ел вакыт узган.
Бибинур Зәкиевнаның якыннары аны юбилее белән ихлас күңелдән котлыйлар, аңа ныклы сәламәтлек, бик күп бәхетле көннәр телиләр. "Синең туган көнеңне бергәләшеп тагын күп мәртәбәләр үткәрергә насыйп булсын. Без сине бик нык яратабыз", - диләр алар бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев