Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Химия уйларга өйрәтә

М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында үткәрелгән чираттагы "Брейн-ринг" уены Халыкара химия елына багышланган һәм "Гаҗәеп химия фәне" дип исемләнгән иде.

Уенда шәһәребезнең барлык мәктәпләре һәм аграр колледж командалары катнашты.
Өч раунд йомгаклары буенча 1нче, 5нче һәм 6нчы мәктәпләр командалары уеннан төшеп калдылар. Ярымфиналдагы ике очрашу аграр колледж һәм 3нче мәктәп уенчыларының иң җитез һәм яхшы хәзерлекле булуын күрсәтте. Яхшы уен күрсәткән татар гимназиясенә һәм 7нче мәктәпкә финалга кадәр бары бер адым гына җитмәде.
Финалчылар хәлиткеч раундка әзерләнгән арада тамашачыларга да химия өлкәсендәге белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге туды. Аш тозы турында сорауга җавап биргән 5нче мәктәпнең 11Б сыйныфы укучысы Кәрим Фазлыев хәзер үзе дә химия тәҗрибәләре үткәрә ала, чөнки аңа шуңа өйрәтүче китап бүләк иттеләр. 5нче мәктәпнең тагын бер вәкиле - сигезенче сыйныф укучысы Ансель Шәйдуллин җылыны һәм электр тогын иң тиз үткәрүче металлның көмеш икәнлеген барысына караганда да тизрәк әйтеп бирде. Мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова аңа фикерләү сәләтен үстерүче кызыклы китап бүләк итте.
Һәм менә иң югары нокта - финал уены. 3нче мәктәп интеллектуаллары инициативаны шунда ук үз кулларына алдылар. Алар, раунд ахырына кадәр лидерлыкны саклап, көндәшләрен 6:0 исәбе белән коры калдырдылар. Кызганычка каршы, "аграрийларга" узган ел яуланган иң яхшы команда исемен саклап калу насыйп булмады.
3нче мәктәпнең Альбина Сәлимҗанова, Регина Кудряшова, Гөлмирә Әпсәмәтова, Лия Хәмидуллина, Ландыш Фәтхетдиновадан торган командасы капитаны Светлана Андреева һәм аларның тренерлары - химия укытучысы Зилә Стекольщикова һәм китапханәче Флёра Хәсәнова муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин кулыннан диплом һәм 3 мең сумлык төп приз алдылар. Альберт Галимҗанович шулай ук иң яхшы уенчының исемен атады. Ул "Брей-ринг"ның катлаулы сорауларына иң күп җавап биргән Светлана Андреева булып чыкты. Район башлыгы аңа грамота һәм "Интеллектның зур энциклопедиясе"н тапшырды (мәктәпне тәмамлаганнан соң, Светлана тормышын геология белән бәйләргә хыяллана, шулай ук бию һәм спорт белән мавыга).
Призларны тапшырганнан соң, А.Хәбибуллин болай диде:
- Мин шәһәребездә менә дигән яшьләр барлыгын күрәм. Район балалар думасы депутатлары белән очрашу яхшы тәэсирләр калдырды. Өлкән сыйныф укучыларының бүгенге белем бәйрәме минем өчен дә бәйрәмгә әверелде. Мин хәтта үземнең химик булмавыма үкенеп куйдым. Бу һөнәр көннән-көн кирәгрәк була бара. Командаларны әлеге уенга хәзерләгән укытучыларга, китапханәчеләргә рәхмәт белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев