Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт кенәгәсез эшләгәннәр

Баулы шәһәр прокуратурасы хезмәт хакларын түләүнең "конвертлы" схемаларын файдалану белән бәйле хокук бозуларны һәм хезмәт хакларын вакытында түләмәү фактларын ачу буенча максатчан рәвештә шөгыльләнә.

22 мартта үткәрелгән тикшерү барышында җитәкчесе Артур Гыймазов булган "Миф" ЧҖҖдә РФ Хезмәт кодексының 68нче маддәсен бозулар ачыкланган, аерым алганда, биредә эшчеләр белән хезмәт килешүләре төзелмәгән, алар әлеге предприятиедә ярты елдан артык эшләгәннәр һәм хезмәт хакы алмаганнар, моннан тыш, эш бирүче тарафыннан аларга карата пенсия фондына, социаль иминиятләштерү фондына ниндидер күчерүләр башкарылмаган. Шуңа охшаш хокук тәртибен бозулар директоры Сиринә Мясникова булган "Лада" ЧҖҖ эшчәнлегендә дә ачыкланган. Аның азык-төлек товарлары сатучысы 2011 елның августыннан хезмәт килешүе төземичә эшләгән.

Әлеге фактлар буенча прокуратура административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.27 маддәсенең 1нче өлеше - хезмәт турында законны бозу буенча административ хокук тәртибен бозулар турында эш кузгатты. Дәүләт хезмәт инспекциясе карарлары белән, "Миф" ЧҖҖ директоры А.Гыймазов һәм "Лада" ЧҖҖ директоры С.Мясникова һәрберсе 3000 сумга штрафка тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев