Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызны кыйнау – ир-ат эше түгел

Суд Татар Кандызы авылында яшәүче 23 яшьлек ир-атны хатынын җәберләүдә гаепле дип тапты.

Гаиләдә җәберләү - сирәк тикшерелә торган тема, гәрчә бу күренеш шактый ук киң таралса да. Күпләр бу хәлне башкаларга белгертмәскә тырыша. Хатын-кызларның сирәге генә ире аңа кул күтәрүе турында полициягә гариза язарга батырчылык итә. Ләкин гаиләдәге туктаусыз мәхшәргә чик куюның башка юлы юк. Һәм бу очракта җәмәгатьчелек фикере зыян күрүче ягында булуы мөһим.
Редакциягә Баулы шәһәр прокуроры урынбасары А.Зиннуров хәбәр итүенчә, тикшерү барышында, 2011 елның сентябрь-декабрь айларында Татар Кандызы авылында яшәүче Радик Хәбибуллинның, мөнәсәбәтләре начар булуы аркасында, даими рәвештә хатынын кыйнавы ачыклана.
Әле җинаять эше кузгатылганчы ук, Р.Хәбибуллинның хатыны 2011 елның сентябрь аенда полициягә ире кыйнавы турында сөйләп бирә. Ләкин процессуаль карар кабул ителгәнче, ул ирен җинаять җаваплылыгына җәлеп итүдән баш тарта. РФ Җинаятьләр кодексының 116 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарыла, чөнки РФ Җинаять-процессуаль кодексының 20нче маддәсе нигезендә, зыян күрүче гариза язмаса, җинаять эше кузгатылмый.
Әмма 2011 елның декабрь аенда, чираттагы кыйналудан соң, Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегенә гражданка К.ның гаризасы керә. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре Р.Хәбибуллин аны кыйнавының өч фактын ачыклыйлар, аның гамәлләрендә РФ Җинаятьләр кодексының 117 маддәсенең 1нче өлешендә күрсәтелгән җинаять (җәберләү) билгеләре була. Бу очракта, зыян күрүченең гаризасы булмаса да, җинаять эше кузгатыла. Шуның белән бәйле рәвештә, Р.Хәбибуллинга карата җинаять эше кузгатудан баш тарту турында элек кабул ителгән карар гамәлдән чыгарыла һәм җинаять эше кузгатыла.
Мировой судья карары нигезендә, Р.Хәбибуллинга, үз гаебен тануын һәм кылган гамәле турында үкенүен исәпкә алып, 1 ел сынау срогы белән 8 айга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. 2012 елның 6нчы мартында, Баулы районы һәм Баулы шәһәре 1нче суд участогы мировой судьясы карары нигезендә, Радик Риф улы Хәбибуллин хөкем ителә, ул РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсенең 1нче өлешендә күрсәтелгән җинаятьне кылу да - даими кыйнауда гаепле дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев