Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гарнизон разводына килегез

Октябрь мәйданында Баулы эчке эшләр бүлегенең гарнизоны разводы үткәрелде.

Полиция начальнигының җәмәгатьчелек хокук тәртибен саклау буенча урынбасары Нуриман Шәнгәрәев сөйләвенчә, әлеге чара ТР Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы буенча кварталга бер тапкыр үткәрелә. Разводта гадәттә дежурга басучы полиция наряды, янгын сүндерүчеләр отряды, шәхси сак предприятиеләре, ДАИ патруле, ирекле халык дружинасы катнаша. Бу юлы ДНДга бораулау эшләре предприятиесе хезмәткәрләре чыкты, разводта шулай ук "Форпост" яшьләр берләшмәсе әгъзалары да катнаштылар.
Гарнизон разводының максаты - шәһәрдә җәмәгатьчелек хокук тәртибенең нинди көчләр белән тәэмин ителүен күрсәтү. Полиция хезмәткәрләре гарнизон разводын киләчәктә күбрәк кеше карар дип өметләнәләр. Бу юлы исә хокук тәртибен саклау хезмәтләренең хәзерлеген тикшерү барышын мәйдан аша узган кешеләр һәм тәрәзә аша якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр генә күзәттеләр.
Гарнизон разводында строевой тикшерү, урланган әйберләрне кайтарып бирү, үзләрен яхшы яктан күрсәткән полиция хезмәткәрләрен бүләкләү, званиеләр бирү һәм башкалар үткәрелә. Моннан тыш, әлеге чараның җитәкчесе урамнарда патрульлек барышында нәрсәгә игътибар итәргә икәнлеге, районда һәм республикада эзләнүче затлар, урланган автомобильләр, резонанслы җинаятьләр турында хәбәр итә. Нуриман Шәнгәрәев сүзләре буенча, киләсе разводта ике мобиль телефонны кайтарып бирү планлаштырыла. Бу җәйдә оештырылган беренче разводта Нуриман Шәнгәрәев вазифаи инструкцияләр һәм патрульлек маршрутларын белү дәрәҗәсен тикшерде. Ул шулай ук көч хезмәткәрләренең гражданнар белән илтифатлы мөнәсәбәттә булырга тиешлеген, закончалык үтәлешен тәэмин итәргә кирәклеген искәртеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев