Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елгада машина юалармы? Полициягә шалтырат!

Редакция үтенече белән, Баулы шәһәр прокуратурасы тиешсез урыннарда автомобиль юган өчен нинди җаваплылык каралганлыгы турында сөйләде. Автомобильләрне тиешенчә җиһазланган махсус урыннарда гына юарга ярый. Бу нефть продуктлары һәм башка зарарлы матдәләр су һәм туфракка эләгеп, әйләнә-тирә мохитне пычратмасын өчен шулай. Ләкин автомобильләрен Баулы, Ык елгалары, чишмәләр һәм буалар янында юучылар...

Редакция үтенече белән, Баулы шәһәр прокуратурасы тиешсез урыннарда автомобиль юган өчен нинди җаваплылык каралганлыгы турында сөйләде.

Автомобильләрне тиешенчә җиһазланган махсус урыннарда гына юарга ярый. Бу нефть продуктлары һәм башка зарарлы матдәләр су һәм туфракка эләгеп, әйләнә-тирә мохитне пычратмасын өчен шулай.

Ләкин автомобильләрен Баулы, Ык елгалары, чишмәләр һәм буалар янында юучылар да бар. Алар сусаклау зоналары халыкның, шул исәптән балаларның ял итү урыны икәнен уйлап та бирми. Ә зарарлы матдәләр сулыклар флорасын һәм фаунасын агулый.

"Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль закон буенча, гражданнар әйләнә-тирә мохитне сакларга һәм табигый байлыкларга сак мөнәсәбәттә булырга тиеш. Ә РФ Су кодексы нигезендә, сусаклау зоналары чикләрендә яр буе саклау полосалары булырга тиеш. Аларда исә өстәмә чикләүләр кертелә.

Су объектының яр буе саклау полосасында таләпләрне үтәмәү административ хокук бозу булып тора.

Мәсәлән, шундый гамәл кылган гражданинга - 4500 сумга кадәр, вазифаи затка (автомобиль эшнеке булса) - 12 мең сумга кадәр, юридик затка 400 мең сумга кадәр административ штраф билгеләнергә мөмкин.

Әлеге норма буенча административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне эчке эшләр органнары (полиция) вазифаи затлары төзергә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев