Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Эфирда – Баулы яңалыклары”

21 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне билгеләп үтелә. Безнең коллегаларыбыз - БРТ телерадиокомпаниясе коллективы да һәр көнне халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү өстендә эшли.

БРТның төп продукты - яңалыклар. Тамашачыга аның туган шәһәрендә, эшләгән предприятиесендә, балалары укый торган мәктәптәге яңалыклар һәрчак кызыклы булды һәм булачак. Телевидение ул - үзенә күрә бер тарихи архив. Операторлар һәм хәбәрчеләр кабатланмас кадрлар туплыйлар, Баулы төбәгендәге барлык әһәмиятле вакыйгаларны гәүдәләндерәләр.
"БРТ" телерадиокомпаниясе директоры Марат Гобәйдуллин үз җитәкчелегендә эшләүчеләрнең хезмәткә тугрылык кебек сыйфатларын югары бәяләвен әйтә. Мәсәлән, баш инженер Станислав Егоров үзен яхшы яктан күрсәткән. Җитәкчелек аны төпле фикерле, ышанычлы һәм намуслы хезмәткәр буларак телгә ала. Төп бурычларыннан тыш, ул "Татмедиа" ААҖ тарафыннан эшләнгән сайтны тулыландыру белән дә шөгыльләнә. Хәзер БРТ тапшыруларын телеэкраннан гына түгел, ә шулай ук bavly-rt.ru сайтында интернеттан да карарга була.
БРТның бүгенге көнге хезмәткәрләре арасыннан аеруча тәҗрибәлеләр, "аксакаллар" исәбенә Руслан Шәйхетдиновны кертергә мөмкин. Ул инде 10 ел оператор булып эшли, хәзер үзе дә яшьләргә остаз була ала.
Тележурналист эшчән-легендә уңышка ирешү сере бик гади - моның өчен бик тырышып һәм кызыксынып эшләргә кирәк. Моны журналистлар Флорида Вәлиева һәм Айгөл Габдрафикова яхшы беләләр.
Провинциядә эшләп, байтак тәҗрибә туплап, чарланып булуы җирле телевидение мәктәбен узган һәм бүгенге көндә башка шәһәрләр каналларында хезмәт куючы журналистлар һәм техник хезмәткәрләргә яхшы мәгълүм. Мәсәлән, Айгөл Гәрәева (Батршина), Светлана Спирина, Диана Богомолова, Алик Мөхәммәдиев "Казань-Звезда" каналында, ә Роберт Нәбиуллин һәм Булат Шәфыйгуллин "Татарстан Яңа Гасыр" каналының Әлмәт шәһәрендәге корпунктында эшлиләр.
БРТ үз телепрограммалары сыйфатын арттыру өстендә нәтиҗәле эшли, тәнкыйтьне дә игътибарсыз калдырмый. Бүгенге көндә "Актуаль интервью" тапшырулары яңартылган, анда тормышны тәэмин итү юнәлешендәге төрле мәсьәләләр тикшерелә, яңалыклар чыгарылышы өч тапкыр (дүшәмбе һәм җомга - рус, чәршәмбе - татар телендә) оештырыла. Моннан тыш, "Казан" ТРК белән килешү нигезендә һәр шимбә көнне баулылылар "Башкала" тапшыруларын карый һәм Казан яңалыклары белән таныша алалар. БРТның планында - жанрлар төрлелеге өс-тендә эшләү, яңа тематик тапшырулар булдыру һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев