Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәшми калмау нәтиҗә бирә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталында "Халык контроле" системасыннан инде 19 баулылы файдаланган, шуларның дүртесе - ноябрь аенда.

Бүгенге көндә дүрт мөрәҗәгать тә "Эштә" ("В работе") статусына ия, аларга 22 кеше хуплау билгесе куйган. Мөрәҗәгатьләр авторлары Комсомол һәм Яшел урамнарында юлларның торышына, Җиңү паркының күпчелек өлешендә, Зиновьев урамындагы 3, 5нче йортлар ишегалларында яктылык булмауга борчылуларын белдерәләр. Ә Комсомол урамында фонарьларның төзексезлегенә зарланган Ольга, эш башкарылгач, "Халык контроле"ндә үз фикерен калдырган: "... хәзер шундый якты, Париж үзәгендәге кебек! Башкарма комитетка һәм бу эшне башкаручыларның барысына да рәхмәт. Эш тиз оештырылды, шикаять бирелгәннән соң нибары 10 көн генә узды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев