Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чит ил гражданнары өчен ташламалар бетерелде

Мигрантларның Россиядә вакытлыча яшәргә рөхсәт бирүче документлары озынайтылмаган булса да, октябрьгә кадәр аларга санкция һәм депортация янамый иде. Хәзер исә миграция теркәвен рәсмиләштермәгән чит ил гражданнарына, Россия миграция закончалыгын бозган өчен, депортация һәм штраф каралган.

Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Игорь Садовников  “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә сөйләвенчә, хәзерге вакытта безнең районда чит илдән килгән 350гә якын кеше исәпләнә. Аларның 80е – Россиядә даими яшәүче, аларның РФ гражданлыгы алу перспективасы бар. Калганнары биредә хезмәт килешүләре, хезмәт эшчәнлеген башкару хокукына ия булган патентлар нигезендә яши, кунакка яки командировкага килгән. Безнең райондагы чит ил кешеләренең төп өлеше Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән.

Россия территориясендә законсыз яшәүче гражданнарның 2020 елның 15 мартыннан 2021 елның 30 сентябренә кадәр легальләшү мөмкинлеге бар иде. Моның өчен тиешле гариза белән эчке эшләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Баулы районында, 2021 ел башыннан алып, чит ил гражданнарының миграция законнарын бозу аркасында илдән чыгарылу очраклары булмаган.

Вакытлыча яшәүгә рөхсәт өч елга бирелә, яшәүгә рөхсәт (вид на жительство) – сроксыз. Мондый документлары булган чит ил кешеләренә елга бер тапкыр Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә килергә һәм биредә яшәүләре турында гариза бирергә кирәк. Әгәр бер ел яшәгәннән соң, моны ике ай эчендә эшләмәсәләр, аларга штраф рәвешендә административ йогынты чаралары кулланыла. Быел безнең районда сигез кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Гомумән алганда, Баулыда пандемия чорында мигрантлар саны кимегән. Бу, беренче чиратта, мигрантларның төп агымы булган дәүләтләрнең чикләрен ябуга бәйле. Бигрәк тә яңа килгән чит ил кешеләре саны кимегән, әмма шуңа бәйле рәвештә, миграция теркәвен озайткан чит ил кешеләре саны арткан. Россиядә яшәүгә хокукны раслаучы документларны озынайту чикләрнең ябык булуы, мигрантларның башка илгә китү мөмкинлеге булмау белән бәйле иде.

“Законлы” мигрантлар,  үзләренең теркәүләрен һәм патентларын озайту өчен, 2021 ел ахырына кадәр Россиядән читкә чыкмасалар да була. Әлегә ул автомат рәвештә озынайтыла. Тик 2022 елның 1 гыйнварыннан соң, Россия хөкүмәте транспорт элемтәсе ачылачак илләр исемлеген раслау мәсьәләсен карарга тиеш. Шуннан соң, мигрантларга Россиядән китәр өчен тагын 90 тәүлек вакыт биреләчәк. Әгәр алар шул вакыт эчендә үзләре китмәсәләр, аларга карата төрле чаралар күреләчәк, мәсәлән, депортация.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев