Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиләбедә газ үткәргеч торба шартлаган

Зыян күрүче кешеләр юк.

Чиләбе шәһәре янында газ үткәргеч торба шартлаган. Янгынны Мәскәү сәгате буенча 06.55 тә сүндереп бетергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл М5 федераль трассасының 1793нче километрында була. Боровое авылына ике километр ераклыкта магистраль торба шартлый. Ул — «Уренгой-Помары-Ужгород» магистраленең бер өлеше, бу торба аша Россия газын Украина аша Европага җибәрәләр. Әлеге торба үзе Чибәркүл белән Катав-Иваноскины тоташтыра.

Урында газ факел булып яна. Ул берничә метр биеклектә була. Торак пунктларга ерак булу сәбәпле, аларга куркыныч барлыкка килмәгән, диелә хәбәрдә.

ЧЫганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев