Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чемпион картаюны белми

Җиңү көне - Баулы районының Потап-Томбарлы авылында яшәүче легендар спорт һәм педагогик хезмәт ветераны Василий Матвеев өчен гаять истәлекле көн. Миллионлаган совет кешеләре белән бергә ул да бу изге бәйрәмне сугыш кырларында якынайткан.

5 гыйнварда Василий Романовичка 86 яшь тулды. Аның тормышы 1982 елдан Потап-Томбарлы авылы белән бәйләнгән. Ул Куйбышев өлкәсенең (хәзерге Самара) Похвистнево районының Стюхино авылында туа. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. 1943 елга аяк басуга, 17 яшьлек Василий да дошманга каршы көрәшкә китә. Ул сугышны Көнбатыш Украина, Балтыйк буе һәм Белоруссия фронтларында укчы, пулемётчы сыйфатында уза. 1945 елның март аенда, яшерен задание үтәгәндә, аның аягы каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, егет кабат сафка баса.
9 майны В.Матвеев Кёнигсберг (хәзерге Калининград) шәһәрендә каршылый, ләкин шул ук елның август аенда ул туган якка түгел, ә Япония сугышына озатыла. Свердловск шәһәрендә кече командирлар мәктәбен тәмамлаганнан соң, аны Казанга, 74нче НКВД полкына җибәрәләр. Бары тик 1951нче елның декабрендә генә Василий Романович, ниһаять, туган йортына әйләнеп кайта. Ул I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән соң, Василий Романович, яралануына да карамастан, үзен спортка, физкультура һәм хәрби эш укытучысы һөнәренә багышлый. Сугышчан бүләкләргә тыныч хезмәттә алынган бүләкләр һәм исемнәр өстәлә. РСФСРның спорт мастеры, җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча күп тапкырлар Татарстан Республикасы, Россия, Европа һәм дөнья чемпионы исеменә лаек булган якташыбызның 200дән артык алтын, 50дән артык көмеш, һәм 30дән артык бронза медальләре бар. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы буларак, ул күп тапкырлар район һәм республика дәрәҗәсендәге Мактау грамоталарына лаек булды. Василий Романович Матвеев картаюны белми, бүгенге көндә дә ветераннар өчен оештырылган ярышларда катнашуын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев