Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең ишегалды проблемасы

Мин көн саен диярлек тәрәзәмнән шундый күренешне күзәтәм: шәһәр урамнарында 5-6 сыер йөри. Аларның бит машиналарны сыдырулары бар. Өстәвенә, без агач үсентеләре утыртабыз, тәрбиялибез, ишегалларында тәртип булдырабыз, ә кемнеңдер сыерлары барысын да чәйни, таптый. Кая шалтыратсаң да, куып җибәрегез, диләр. Юк инде, гафу итегез, сыер куу минем бурыч түгел, бу...

Мин көн саен диярлек тәрәзәмнән шундый күренешне күзәтәм: шәһәр урамнарында 5-6 сыер йөри. Аларның бит машиналарны сыдырулары бар. Өстәвенә, без агач үсентеләре утыртабыз, тәрбиялибез, ишегалларында тәртип булдырабыз, ә кемнеңдер сыерлары барысын да чәйни, таптый. Кая шалтыратсаң да, куып җибәрегез, диләр. Юк инде, гафу итегез, сыер куу минем бурыч түгел, бу әле куркыныч та, ул көтмәгәндә берәрсенең машинасына ташланса? Бу очракта кем гаепле булачак? Мин. Аннан соң җавап бирергә, зыянны капларга туры киләчәк, шулаймы?
"Хезмәткә дан" газетасында малларны ярамаган урында йөрткән өчен штраф салулары турында укыганым булды, бу сыерларны кем тота, мондый очракларда кая шалтыратырга икән? Бәлки, газета укучыларның берәрсе үз сыерын таныр. Зинһар өчен, үз сыерларыгызны үзегез карагыз, шәһәр территориясенә чыгармагыз.
Ольга Вилданова, Энгельс урамы

Җавапны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Г.Ибраһимов бирде: "Шәһәр территориясендә терлек йөртү шәһәрне төзекләндерү кагыйдәсен бозу булып санала. Андый очракларда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Терлекләрне күзәтчесез йөрткән өчен штраф салына".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев