Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләр гыйнвар аенда хезмәт хакының түбәнрәк булу сәбәпләрен аңлатты

Әгәр хезмәткәр оклад ала һәм җитештерү календаре буенча барлык эш көннәрендә эшкә чыккан икән, бу очракта аңа хезмәт килешүендә билгеләнгән тулы хезмәт хакы түләнә.

Гыйнварда хезмәт хакының башка айларга караганда түбәнрәк булуы турындагы фикер – хата, әмма ул хезмәткәр ялда булган, больничный алган яки башка очракларда чыннан да гадәттәгегә караганда түбәнрәк булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы экспертларга сылтама белән хәбәр итә.

 «Гыйнварда хезмәт хакы башка айларга караганда һәрвакыт түбәнрәк дигән ялгыш фикер яшәп килә», - дип искәртте HeadHunter юристы, хезмәткә хокук буенча эксперт Татьяна Нечаева.

 Аның сүзләренчә, әгәр хезмәткәр оклад ала һәм җитештерү календаре буенча барлык эш көннәрендә эшкә чыккан икән, бу очракта аңа хезмәт килешүендә билгеләнгән тулы хезмәт хакы түләнә.

 «Әгәр хезмәткәр гыйнвар аенда ялда яки больничныйда булса, ул эш хакын чыннан да азрак алачак. Эш шунда ки, отпуск һәм больничный акчаларының күләме башкача исәпләнә», – диде эксперт.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/17-01-2022/belgechl-r-gyynvar-aenda-hezm-t-hakyny-t-b-nr-k-bulu-s-b-pl-ren-a-latty-5847332

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев