Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга белешмәне табиблар комиссиясе генә бирә

Баулыларга ковидка каршы прививка ясатырга ярамау турындагы белешмәдә табиблар комиссиясе имзалары булырга тиеш. Бу хакта Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков хәбәр итте.

Баулы районында ковидка каршы вакцинация дәвам итә. Беренче һәм икенче компонентны халыкның 29,6 проценттан күбрәге (4826 кеше) ясаткан. Хәзерге вакытта вакцинаның беренче  компонентын 6710 кеше алган (планның 41,2 проценты).

Медик төрле сәбәпләр аркасында инфекциядән прививка ясатудан баш тартучы баулылар турында да әйтте. Ринат Шәфиков сүзләренә караганда, вакцина ясауга чикләүләр күп түгел: 18 яшьтән кечерәк булу, йөклелек, бала имезү, аутоиммун авырулар.

Прививка ясатырга ярамау турындагы белешмәгә килгәндә, мондый документны, вакцина ясатырга ярамау сәбәпләрен караганнан соң, кимендә өч табибтан торган табиблар комиссиясе генә бирә. Шулай итеп, элегрәк бирелгән белешмәләр авыру фактын табиблар комиссиясе раслагач кына гамәлдә була ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев