Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының “Карлыгач” лагере реконструкциягә ябылды

Тиздән биредә төзелеш эшләре башланачак.

Учреждение 2022 елда “Лето-детям” җәйге лагерьларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча республика программасына кертелгән.

Лагерь директоры Светлана Мөхәммәтҗанова хәбәр итүенчә, алга таба лагерь территориясендә тагын ике йокы корпусы, 100 урынлы ашханә, медкорпус, шулай ук контроль-үткәрү пункты барлыкка киләчәк.

Баулы балалары ялсыз калмасын өчен аларга җәйге чорда Мамадыш районының “Берсут” балалар сәламәтләндерү лагере базасында ял итәргә мөмкинлек биреләчәк. Анда барлыгы 170 бала ял итә ала.

Барлык сораулар буенча “Берсут” лагеренда балалар ялын оештыруның координаторы булган “Карлыгач” балалар лагерена яки 5-10-58 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев