Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылының беләсе килә: җәяүлеләр күперен кайчан яңартырлар?

Баулы шәһәрендә яшәүче Габдулла Хәлимов редакциягә сорау белән мөрәҗәгать итте.

Пенсиядә булгач, вакытым күп, шуңа күрә башка шәһәр һәм авылларга еш барып йөрим. Ләкин безнең Баулыдагы кебек “үрнәк” күперне беркайда да күргәнем юк. Микрорайонга баручы җәяүлеләр күперен күздә тотып әйтүем. Аннан йөрү куркыныч. Шулай булса да ул күпердән көннәр буе кеше йөреп тора. Кыш көннәрендә кар яуганда, бозлавыкта йөрү аеруча кыенлаша. Коляскада яки таякка таянып йөрүче инвалидларга аннан йөрү аеруча куркыныч.

Зур трасса янында ул күпер әдәм көлкесе булып тора.

Узып баручы кешеләр бу проблеманы район газетасы битләрендә күтәреп чыгуымны сорады.

Габдулла Хәлимов

 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров җавабы:

  • 27-микрорайонда күпер төзү проекты Күперләр төзү һәм реконструкцияләү проектына кертелгән. Бу күпер төзелеше өчен хәзерге вакытта акча эзләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев