Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылының белем алырга теләге юк

Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында төрле эшләр карала. Ата-аналар балаларына тиешенчә тәрбия бирмәү очраклар аеруча күп. Бу юлы, киресенчә, имин гаиләдәге бала укудан баш тарта.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына берничә гаилә чакырылган булса да, комиссияне озак көттергәннән соң, бер генә гаилә килде.  Әнисе белән улы  комиссия каршына басты. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Бөгелмә машина төзү көллиятенә укырга кергән егет укырга йөрми икән. Ул 154 пар, 380 сәгать укуын калдырган. 13 уку атнасының өчесендә генә укырга йөргән. Комиссия әгъзалары егеткә Баулы аграр көллиятенә яисә унынчы сыйныфка кайтырга тәкъдим иттеләр. Тик егетнең беркайда да укырга теләге булмавы ачыкланды. Егет комиссия әгъзалары сорауларына да кире җавап кайтарып утырды.

Күп балалы гаилә (дүрт бала) башта Мортазада яшәгән, күптән түгел Баулыга күченеп килгән.  Егетнең әнисе сүзләренчә, мәктәптә укыганда ул бер тапкыр да дәресләрен калдырмаган. Мәктәптән характеристикасы да уңай. Ана кеше улын бер егет белән танышып, дуслашып киткәннән соң үзгәрде ди. Ул дустының балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торуы ачыкланды.

Комиссия утырышына килгән егетнең рәсем ясауга сәләте бар икән. Шуңа да комиссия әгъзалары аңа Лениногорскига педагогия көллиятенә укырга барып карарга тәкъдим иттеләр. Егет бу тәкъдимне дә кире какты.

Утырыш азагында егеткә дүшәмбедән үк аграр көллияткә барып урнашырга тәкъдим ителде.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә профилактик исәптә – 16, ә инде мәктәпләрдәге профилактик исәптә 62 яшүсмер тора. Алдагы көннәрдә профилактик исәптә торучы балаларны полиция бүлегенә экскурсиягә алып бару һәм прокуратурада профилактик әңгәмәләр уздыру күздә тотыла.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев