Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Равил Мөхәммәтҗанов Интертат сайтына эләккән

 Баулы "Девон" боз сарае директоры Равил Мөхәммәтҗанов Интертат сайтына нишләп эләккән?

Казанда узган Испания-Иран матчына барган “Девон” боз сарае директоры Равил Мөхәммәтҗанов танылган җырчы Фирдүс Тямаев инстаграм өчен төшергән видеога эләккән. Әлеге шаяртулы видео исә Татарстанның популяр сайтларының берсенә урнаштырылган. 
– Бу матчка билетны миңа укучыларым бүләк итте, – диде “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә Равил Мөхәммәтҗанов. – Мин мөселман иле Иран өчен җан атып утырдым. Уен бик оешкан төстә узды. 
Равил Мөхәммәтҗанов шактый вакыттан бирле җырчы Фирдус Тямаев белән таныш. Бу матчта да алар бергә җан атканар. Юмор хисе белән халык мәхәббәтен яулаган Фирдүс бу юлы да үз “репертуарында” булган. 
"Бушка булгач килдек. Рәхмәт Гаяз абыйга. Хатыны белән барасы килмәгәч, безне алып килде", - ди видеода Фирдүс. 
"Казан Арена" стадионында узган матчта Испания җыелмасы Иран командасын 1:0 исәбе белән җиңде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев