Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларны закон бозмаска чакырдылар

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында, эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында, Баулы районында алкоголь һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә административ практика нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.

2021 елның беренче яртыеллыгында Баулы районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция белән агулануның ике очрагы теркәлгән. Кызганычка каршы, бер үлем очрагы булган. Татарстан Дәүләт Алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәләргә түбәндәге закон бозулар китергән: лицензиясе, җитештерү һәм әйләнеш легальлеген раслаучы документлары булмаган алкоголь продукциясе сату, акциз маркалары яки тиешле үрнәктәге федераль махсус  маркалары куелмаган алкоголь продукциясе сату.

Безнең районда алкоголь һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә түбәндәге мәҗбүри таләпләр бозылу еш очрый: алкоголь продукциясен исәпкә алуның тиешле тәртибен үтәмәү; алкоголь продукциясе әйләнеше турында квартал саен тапшырыла торган декларацияне бирмәү яки вакытында бирмәү; декларациядә дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтү; алкоголь продукциясен тиешле булмаган вакытта һәм документларсыз сату.

Анализ күрсәткәнчә, хокук бозуларның төп сәбәпләре – мәҗбүри таләпләрне җитәрлек дәрәҗәдә белмәү, хуҗалык алып баручы субъектларның хокукый бурычларын һәм гамәлдәге закончалык таләпләрен санга сукмавы.

Агымдагы елның алты аенда Баулы районында 17 административ эш каралган. Гаепле затларга барлыгы 172 мең сум күләмендә штраф салынган, 212 литрдан күбрәк алкоголь продукциясе конфискацияләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев