Баулыларга үзара салым төзекләндерергә булыша
Таллыкүл бистәсендә үзара салым акчалары хисабына зират коймасының бер өлешен алыштырганнар.
Таллыкүлдә зират коймасын алыштыру эше узган елда ук башланган. Референдумда, башланган эшне дәвам итү өчен тавыш биреп, балигъ булган һәр кешедән 200әр сум җыю турында карар кабул ителгән. Нәтиҗәдә 27 мең сум җыелган, республика бюджетыннан тагын 108 мең сум өстәлгән. Шушы көннәрдә подрядчы оешма яңа койма кую эшен төгәлләгән.
Урып-җыю эшләре тәмамлангач, Измайлово авылы зиратына да яңа койма кую планлаштырыла. Авыл халкы төзелеш эшләрен, өмә оештырып, үз көчләре белән башкарып чыгарга булганнар. 70 мең сумга төзелеш материалларын инде сатып алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев